Алексей Песошин Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

27.07.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында  төрле сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре, мәгариф, медицина, транспорт өлкәсе вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре бар.

“Сезгә намуслы хезмәтегез, үз эшегезгә бирелгән булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең көндәлек хезмәтегез республикада тормышны яхшыртуга һәм социаль-икътисади үсешне арттыруга зур өлеш кертә”, - диде Алексей Песошин үзенең чыгышында.

Ул билгеләгәнчә, Татарстан төп макроикътисади күрсәткечләр буенча гадәттәгечә Россиянең лидер-төбәкләре арасында. ТТП (ВРП) күләме буенча республика 7 урында, төп капиталга инвестицияләр күләме, сәнәгать җитештерүе һәм төзелеш буенча - 5, авыл хуҗалыгы буенча - 3, ваклап сату әйләнеше буенча 8 урында.

Алексей Песошин 2020 елда республика ТАССР оештырылуга 100 ел тулуны бәйрәм итәчәк, дип искә төшерде.

“Безнең республика уникаль традицияләрне һәм республика халыкларының милли тәңгәллеген саклап кала алды, күп гасырлык мирасны федераль һәм халыкара дәрәҗәдә лаеклы күрсәтә алды. Бүгенге көндә безнең өч тарихи объектыбыз ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде”, - дип белдерде ул.

“Кадерле дуслар! Сезнең талантыгыз, хезмәт яратуыгыз, чыдам булуыгыз республикабызны һәм илебезне көчле һәм алдынгы итә. Сезнең барыгызга да бәхет, сәламәтлек, муллык телим. Ихластан сезне югары бүләкләр белән котлыйм”, - диде Алексей Песошин.

Алга таба Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. 43 кеше дәүләт бүләкләренә лаек булды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.