Фәрит Мөхәммәтшин: "Нурлат районында булдыклы, үз өстенә җаваплылыкны алырга курыкмаган халык яши"
29.02.2012Бүген җирле Совет утырышында Нурлат районының узган елгы уңышлары хакында сүз барды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Нурлат парламент җитәкчесе агымдагы айда республика буенча эш сәфәрләре кысаларында муниципаль Советларның хисап сессияләрендә катнашкан 18 нче район.
Дәүләт Советы Рәисе утырыш башланганчы район башлыгы Наил Шәрәпов озатуында берничә объектта булды. Бүген биредә ветераннар һәм фронтовикларның тол хатыннары өчен яңа 18 фатирлы кирпеч йорт файдалануга тапшырылды. Фәрит Мөхәммәтшин фатир хуҗаларын өй туе белән котлады һәм йортны вакытында тапшыру өчен акча белән ярдәм иткән нефтьчеләргә һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде. “Сезнең районда ветераннарның күбесе республиканың башка шәһәрләренә күчмәгән, алар биредә калган, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. – Алар шуның белән районга торак фондын яңарту мөмкинлеге бирде.” Фәрит Мөхәммәтшин 87 яшьлек Сабира Әбзалимовада кунакта булды. Нурлат районында федераль программа гамәлгә куелган вакыттан алып, барлыгы 400 ветеран торак шартларын яхшырткан
Парламент җитәкчесе эш сәфәре программасы кысаларында Түбән Нурлат микрорайонында төзекләндерүдән соң ачылган “Бәләкәч” балалар бакчасында булды. Биредә 35 бала тәрбияләнә. “Бәләкәч” программасы кысаларында районда 2011 елның 1 сентябреннән ике мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә 100 урынга өстәмә төркемнәр ачылган. Хәзер балалар бакчасына чиратта 145 кеше тора. Бу мәсьәләне хәл итү өчен тимер юл поликлиникасын 100 балага исәпләнгән балалар бакчасы итеп төзекләндерү планлаштырыла.
Нурлат районы башлыгы Наил Шәрәпов муниципаль Совет депутатлары алдында 2011 ел эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Район икътисадын яктыртучы күрсәткечләр алдагы еллардан югарырак. Күп предприятиеләр күрсәткечләр буенча күтәрелде. Сәнәгать производствосы индексы 103 процент тәшкил иткән. Башкарылган эшләр һәм хезмәтләр, үзләре җитештергән продукция 19,7 миллиард сум тәшкил иткән.
Нефть тармагы предприятиеләре тарафыннан 2 млн. 392 мең “кара алтын” табылган. “Нурлат шикәре” ЯАҖ шикәр комы җитештерү буенча үсеш алган. 2011 елда шикәр чөгендереннән 43 мең тонна шикәр комы эшкәртелгән.
Эре һәм урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2 млрд. 311 млн. сумлык продукция җитештергән, хезмәт күрсәткән. Бер гектар җирдән 34 центнер уңыш чыкканда 153,5 мең тонна уңыш җыеп алынган. 1,4 млн. сумлык терлекчелек продукциясе җитештерелгән. Авылда яшәүчеләрнең хезмәт активлыгы да арта. Дәүләт ярдәме белән ярдәмче шәхси хуҗалыклар 2848 тонна ит һәм терлек, 5871 тонна сөт саткан.
Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат районы башлыгына мөгезле эре терлекнең баш саны кимү турында сорау бирде. Наил Шәрәпов парламент җитәкчесен апрель азагында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 22600 башка кадәр җитәчәк дип ышандырды.
Хисап утырышында РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат, районның элеккеге башлыгы Фатыйх Сабигатуллин чыгыш ясады. Ул декабрь сайлауларында ышаныч белдергәннәре өчен якташларына рәхмәт белдерде һәм барлык вәгъдәләрне дә гамәлгә ашырачагына ышандырды.
Бүгенге утырышка Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин нәтиҗә ясады. Ул нурлатлыларга икътисадта ныклы уңышка ирешүләре, сөт һәм шикәр чөгендере җитештерү күләмен арттыруга һәм башка юнәлешләр буенча ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде.
Дәүләт Советы Рәисе районның кече хуҗалыкларын үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын күтәрү буенча уңышка ирешүләрен аеруча билгеләп үтте. Ел нәтиҗәләре буенча 1943 шәхси хуҗалык 1 млрд. 409 млн. сумлык кредит алган. “Сез авыл хуҗалыгы үстерүгә инвестицияләр җәлеп итү буенча актив эшлисез диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Биредә булдыклы, эшлекле, җаваплылык алырга курыкмый торган халык яши. Сез кешеләрне үз эшләре белән шөгыльләнергә кызыксындыра алгансыз. Сез югары бәягә лаеклы зур эш башкаргансыз”.
Парламент җитәкчесе Татарстан җитәкчелеге авылларны саклау һәм авыл җирлекләрендә муниципаль идарәне үстерү өчен башкара торган чараларны санады. Залда утыручылар Фәрит Мөхәммәтшинның авылларда башлангыч мәктәпләрне саклау мөһим булуы турындагы сүзләрен алкышлар белән хуплады. “Бернинди интернат та, автобуслар белән йөртүләр дә чын авыл мәктәбен алыштыра алмый”, - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда гамәлгә куела торган икътисад һәм социаль өлкәдәге эре проектлар, яңа сәнәгать предприятиеләре ачылу, торак фонды төзелеше һәм капиталь ремонт программалары, сәламәтлек саклауны модернизацияләү һ.б. турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин квалификацияле кадрларны районда төпләндерү, белгечлек алган яшьләрне туган якларына кайтаруның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Бу мәсьәләгә җәмәгатьчелекне җәлеп итү зарур дип ассызыклады ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты сайлауларының мөһимлеге хакында: республика һәм ил халкына актив гражданлык позициясе күрсәтеп дөрес адым ясау кирәк дип искәртте. Нурлат халкы элеккечә ныклы фикерен белдерер һәм илнең нык, тотрыклы үсеше өчен тавыш бирер дип ышануын белдерде.
Бу чара авыл хезмәтчәннәрен бүләкләү белән тәмамланды. Районда танылган хезмәткәр һәм җәмәгатьчелек активисткасы Любовь Газизуллина күп еллык хезмәте, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән һәм актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге алып барган өчен “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
Район Советы утырышанда шулай ук ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, “Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары, республика парламенты депутаты Рөстәм Мөхәмәдиев, ТР Президенты Аппараты һәм Дәүләт Советы хезмәткәрләре катнашты.
ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге