Антон Вайно Җәйге кампус-2018 уңышлы тәмамлануга бәйле рәвештә Рөстәм Миңнехановка телеграмма җибәрде

26.07.2018

Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесе Антон Вайно Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Президент Академиясенең VII халыкара җәйге кампусында катнашучыларга мәгариф чарасы уңышлы тәмамлануга бәйле рәвештә котлау телеграммасы җибәрде. 

«Кадерле дуслар!

Бүген Президент Академиясенең VII халыкара җәйге кампусы үзенең эшен тәмамлый һәм ул бик әйбәт узды, безнең студентлар тормышы сәхифәләрен бизәде, һөнәр үзләштерүгә ямь өстәде дип ышаныч белән әйтергә була.    

Кампуста катнашучылар арасында булу – зур мәртәбә һәм зур уңыш, монда бит күренекле экспертлар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, эшкуарлар лекцияләр укыйлар, мастер-класслар уздыралар. Мондый шәрәфле вәкиллек – җитди белем бирүне,  кампусның – мөгәллимнәрнең дә, студентлар даирәсенең дә иҗади потенциалын һәм аңа ихтыяҗ булуны таныклый.    

Ышанам, кампуста чакта алынган тирән белемнәр дә, күнекмәләр дә, практик эшчәнлек тә, һичшиксез, сезгә укуыгызда да, киләчәк эшегездә дә кирәк булачак. Әлбәттә, сез төрле илләрдән килгән яшьтәшләрегез белән аралашуларны, кызыклы иҗат, мәдәни, спорт чараларын, кунакчыл Татарстанны күңелләрегездә саклаячаксыз. 

Сезгә уңышлар һәм билгеләгән планнарыгызның үтәлүен телим.   

Россия Федерациясе Президента Администрациясе Җитәкчесе Антон Вайно». 

Искәртәбез, Җәйге кампус-2018 15 июльдән 26 июльгә кадәр Иннополиста узды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте.