Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча киңәшмә уздырды

25.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Богородица монастыре территориясендә Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында чираттагы эшлекле киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, , “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты  рәисе Иван Гущин, ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, “ТР Баш инвестицион төзелеш идарәсе” генераль директоры Марат Айзатуллин катнашты.

Киңәшмә башланганда “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ – подряд оешмасы генераль директоры Владимир Казилов Минтимер Шәймиев һәм митрополит Феофанны яңадан торгызу эшләренең барышы белән таныштырды.

Мәгарә чиркәве бүгенге киңәшмәдә катнашучыларның игътибар үзәгендә булды.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, митрополит Феофан һәм киңәшмәдә катнашучылар  абруйлы белгечләр һәм экспертларның  тәкъдимнәре буенча фикер алыштылар, үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен белдерделәр.

“Без бүген нигездә Мәгарә чиркәвен бизәү  концепциясе белән килештек. Эзләүләргә нокта куелды, шикләнүләр бетте, хәзер бу проектны гамәлгә ашыра башларга кирәк. Шуңа күрә һәркем үз тармагы буенча эшләрне актив алып барырга тиеш һәм бер үк вакытта төзелеш эшләрен дә дәвам итәргә кирәк. Катлаулы юл, әмма барлык фронтлар буенча эш алып барылырга тиеш”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте