Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген иртән Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков бедән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР спорт министры Владимир Леонов ккатнашты.
Станислав Поздняковның Россия Олимпия комитеты президенты вәкаләтендә Казанга беренче тапкыр килүе.
Алексей Песошин Станислав Поздняковка Татарстанга карата булган игътибары һәм VIII Пляж гандболы дөнья чемпионаты ачылышында катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
2014 елдан Казанда ел саен спортның пляж төрләре фестивале уздырыла, аның программасында гандбол турниры да бар.
Алексей Песошин ассызыклаганча, Татарстан үзен зур күләмле халыкара һәм Бөтенроссия спорт чараларын кабул итәргә сәләтле төбәк буларак күрсәтә алды.
Очрашуда катнашучылар Казанда чираттагы халыкара спорт ярышларын уздыру хокукына гариза бирү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
2017 елда Татарстанда 1000нән артык спорт ярышлары, шул исәптән 25 халыкара, 205 бөтенроссия, 800дән артык республика ярышлары уздырылган.