Минтимер Шәймиев: “Безгә Россиянең көчле булуы, аның белән санлашулары кирәк”
28.02.2012Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Яшел Үзәнгә эш сәфәре белән килде.
Каланың “Серго исемендәге заводы” (POZIS) җитештерү берләшмәсендә (предприятие узган елның декабреннән “ПОЗиС” ААҖ дип атала) хезмәткәрләре өчен, эш сменасы алышыну вакытына туры китереп, митинг оештырылды һәм ул чарада Россия Федерациясе Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы вәкиле Минтимер Шәймиев халык алдына чыкты.
Хезмәт хакы дауламыйча, эш кирәк безгә, ничек тә булса эшкә йөрергә иде, дип шушы завод кешеләренең үтенүләрен хәтерлим, дип, М.Шәймиев әлеге предприятиенең узган гасырның 90 нчы елларындагы хәлен хәтердә яңартты һәм: “Бүген мин карап сокланам: предприятиенең даны үсә, эш бар, хезмәт хакы түләнә... Чын күңелемнән әйтәм: мин сезне яратам! Мин сүзнең башкасын да тапкан булыр идем, ләкин монысы – йөрәктән чыкканы”, - диде халыкка мөрәҗәгатендә. Ил җитәкчесе сайлауга 5 көн калды. Сайлау узганнан соңгы көнгә – 5 мартка хәзердән үк митингларга әзерлек эшләре бара, дөрес, сайлаудан ризасызлар булмый калмас, ләкин андый чакта эчке көчләр генә түгел, тышкы көчләр дә килеп кушыла... Шуңа күрә, ил белән идарә итү дилбегәсе кем кулына тапшырыласын бик уйлап эш итәргә, 5 мартта ук үкенергә булмаслык итәргә, дип ил язмышы белән уйнарга ярамаганлыкка ишарәләде М.Шәймиев һәм РФ Президентына бүгенге кандидатлар турында фикерләрен җиткерде.
Митингта сүз алган “ПОЗиС” җәмгыятьнең генераль директоры Радик Хәсәнов, көнкүреш техникасы җитештерүчеләр арасындагы көндәшлеккә көрәштә үзебезгә лаеклы урын алуга ирештек, эш урыннары тотрыклы, хезмәт шартлары яхшы хәзер, дип предприятиенең бүгенге көнен шәрехләде. Элек илдә булган тотрыксызлык тормышыбызның һәр өлкәсенә үтеп керде, заводның да урланган-таланган чоры булды, дип аның инде тарихта калган вакытларын, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән предприятиенең торгызылган вакытларын хәтердә яңартты.
Илебезнең көчле булуы күршеләребезгә кирәкми – ул фәкать безгә генә мөһим, ләкин соңгы 2-3 елда көнкүреш техникасы җитештерү үсеше күзәтелеп тә, ни үкенеч, хәрби техника җитештерү күләме киметелә бара, дип, Р.Хәсәнов борчу белдерде. “Бүген илебез үсешенең хәлиткеч этабы. Шуңа күрә, кемне илбашы итеп сайлавыбызга күп нәрсә бәйле. Үз чиратыбызда, илебезгә, аның җитәкчелегенә моңарчы беркайчан хыянәт иткәнебез булмады. Хәзерге вакытта медицина өлкәсен җиһазлау өчен суыткычларга 35 млн. сумлык заказ алдык”, - дип, тотрыклылык бәрабәренә сайлауда ялгышмаска чакырды. Завод халкы күтәреп чыккан шигарьләр дә шуны раслый: “Стабильная Россия – сильная Россия!”, “Сохраним Россию для наших детей!”, “Не позволим вернуть страну в 90ые!” һ.б.
Предприятиенең яшь белгечләре исеменнән сүз алган җитәкчеләрнең берсе Максим Смагин фикеренчә, һәркем туасы көннең ышанычлы булуын тели – яшьләр өчен бу аеруча мөһим. Оборона цехыннан Ольга Потанина, Россиянең көчле булуы, ни үкенеч, бездән кала беркемгә дә кирәкми, ләкин оборона заказлары аз, дип борчу белдерде. (Искәртеп үтәбез: предприятие кече калибрлы сугыш кирәк-яраклары җитештерүчеләр арасында әйдәп баручы санала, илебез һәм чит илләрнең суыткыч техника, сәүдә һәм медицина җиһазлары җитештерү базарларында алдынгы урыннарны били.)
“Әйе, көчле Россия беркемгә дә ошамый, АКШ та Президент сайлауларына әзерләнә. Америка иң көчлесе булырга тиеш, дип алар лаф ора. Ә безгә Россиянең көчле булуы, аның белән санлашулары кирәк. Оборона заказлары булсын өчен, кирәк икән, үзем ярдәм итәрмен, тырышырбыз”, - дип вәгъдәләде ТР Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев җавабында.
Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин исә районда соңгы еллардагы казанышларны барлап, яңа автовокзал ачылды, балалар һәм олылар поликлиникалары төзекләндерелде, җимерек хәлдәге йортларда яшәүчеләргә торак бирелде, быел бала тудыру йорты, Мәдәният сарае ремонтланачак, бассейн төзеләчәк – болар барысы да үзебезнең кешеләребез өчен лабаса, диде. Илкүләм торгызыла торган Зөя утрау-шәһәрлеге ул Яшел Үзән районының гына түгел, бөтен Татарстан брендына әйләнә, дип белдерде район башлыгы илнең үсеш юнәлешенең дөреслегенә ишарәләп.
М.Шәймиев фикеренчә, бүген яңарыш кирәк, ләкин тотрыклылык, тәртип сакланган хәлдә генә, моны башкарып чыгарлык кандидат бер һәм ул моңарчы гамәлләре белән шуны раслап эшләп күрсәтеп ышаныч казанды. Һәр татарстанлының сайлауга килүе, беренче турда ук сайлау үтүе әһәмиятле, ник дигәндә, өстәмә процедурага тагын күп акча сарыф ителәчәк. Иң мөһиме – сайлау дөрес булсын, диде ул.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы