Фәрит Мөхәммәтшин: "Бөгелмә районы республикадан артта калырга тиеш түгел"

28.02.2012

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җирле Совет утырышында бөгелмәлеләрне икътисад һәм социаль өлкәләрдә күрсәткечләрне күтәрергә чакырды. Искәртеп узабыз, парламент җитәкчесе Татарстан муниципаль районнары буенча эш сәфәрләрен дәвам итә.

Дәүләт Советы Рәисе Восточный бистәсендә төзелгән берничә гаилә фермасында булып, Бөгелмә районында авылда хезмәт активлыгын күтәрү буенча эшләр барышы белән танышты. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Исмәгыйлов сөт җитештерү белән шөгыльләнә. ТР бюджетыннан 50 баш мөгезле эре терлек өчен ферма төзелешенә 1 млн. сум субсидия, тагын миллион муниципаль бюджеттан алган, бу суммага миллион сум заем акчаларын һәм 1,7 млн. сум үз акчасын өстәгән. Ферма 2011 елның маенда төзелә башлаган, сарыф ителгән акчаны аклау срогы – 5 ел.

Хәзерге вакытта Бөгелмә районында 20 гаилә фермасы эшли. Узган ел Бөгелмәдә яшәүчеләргә шәһәрнең 230 еллыгы һәм Бөгелмәдә тимер юл ачылуга 100 ел тулу белән истә калды. Бу хакта район башлыгы Илдус Касыймов муниципаль Совет утырышында хисап доклады белән ясаган чыгышында белдерде. Аның сүзләренә караганда, кайбер уңышларга карамастан, әлегә район кайбер план күрсәткечләренә ирешә алмаган. Соңгы елда Бөгелмә районында яшәүчеләр саны 457 кешегә кимегән. Төп сәнәгать предприятиеләренең җитештерү индексы 90 процент тәшкил иткән, ә 2010 елда – 98,8 процент. Бер гектардан алынган уртача уңыш 24,7 центнер булган.

Агымдагы елда эшмәкәрлекне үстерү, технопарклар һәм индустриаль мәйданчыклар, фәнни-мәгариф кластерлары булдыру өстенлекле бурычлар булып тора, дип белдерде Илдус Касыймов.

Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин тәнкыйть сүзләре белдерде. Кече һәм урта бизнес предприятиеләренең район бюджетына өлеш кертү күрсәткечләре куанырлык түгел. Социаль өлкәдә дә җитешсезлекләр бар. Хәзерге көнгә кадәр районда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 66 ветеранга яңа фатир бирелмәгән.

Бөгелмәнең 6 нчы урта мәктәбе директоры Вячеслав Парфенов чыгышын алкышлап каршы алдылар. Мәктәп БДИ, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүләр, чыгарылыш сыйныф укучыларының илнең дәрәҗәле вузларына укырга керү күрсәткечләре буенча район гына түгел, бөтен республика горурлыгы булып тора.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында район җитәкчелеген федераль һәм республика программаларында активрак катнашырга чакырды. Парламент җитәкчесе фикеренә караганда, Бөгелмә районы икътисад һәм социаль өлкәләрдә күрсәткечләрне күтәрергә тиеш. “Бөгелмә хезмәтчәннәре булган мөмкинлекләрдән файдаланып кына канәгать була алмый. Биредә эре нефть тармагы булу белән берникадәр иркенәйгәнсез. Миңа калса, бу хаталы юл, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Эре сәнәгать, тимер юл булмаган шәһәр һәм районнарның ничек яшәвен карагыз. Җитди нәтиҗә ясау һәм республика буенча артта калмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында тагын бер тапкыр уйлану зарур”.

“Биредәге проблемаларны хәл итү буенча сездән тәкъдимнәр булыр дип ышанабыз, өметләнәбез һәм ярдәм итәргә ниятлибез, - дип мөрәҗәгать итте район җитәкчелегенә һәм муниципаль Совет депутатларына Фәрит Мөхәммәтшин. – Бөгелмә икътисади һәм социаль яктан үсеш алган шәһәр булсын өчен тырышырга кирәк”.

Россия Президенты сайлауларына килгәндә, ТР Дәүләт Советы Рәисе Бөгелмә районы халкы дөрес адым ясар дип ышануын белдерде.

Район Советы утырышында шулай ук ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Лариса Малыхина, “Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары, республика парламенты депутаты Рөстәм Мөхәмәдиев, ТР Президенты Аппараты һәм Дәүләт Советы хезмәткәрләре, башка рәсми затлар катнашты.

ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге