Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәре активы белән очрашты
28.02.2012“Кама аръягы төбәге” агросәнәгать паркы төзелеше белән бәйле инвестиция проекты бүген Чаллыда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителде.
Автомобиль төзүчеләр каласында эш сәфәрендә булган ТР Президентына шулай ук “КАМАЗ” фәнни-техник үзәгендә РФ Оборона министрлыгы өчен эшләнгән бронялы “КАМАЗ” “Тайфун” автомобиле презентаөияләнде. Соңрак республика башлыгы “Мәктәп туклануы” җәмгыятендә производство цехларын карады, предприятие эшчәнлеге белән танышты, шулай ук Чаллы шәһәре активы белән очрашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы