Рөстәм Миңнеханов Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицеенда булды

28.02.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицеенда булды. Аны Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм башкалар озатып йөрде.

ТР Президенты лицейда укучылар шөгыльләнә торган сыйныфларны карады һәм белем бирү учреждениесенең укыту программасы белән танышты. Лицейда электрон дәреслекләрнең актив кулланылуы Рөстәм Миңнехановны аеруча нык кызыксындырды.

Моннан тыш, Чаллы лицее базасында өлкән яшьтәге гражданнарны да компьютер нигезләренә өйрәтәләр. Рөстәм Миңнехановка пенсионерларны ноутбуклар белән тәэмин итүдә “КАМАЗ” ААҖнең ярдәм итүе хакында сөйләделәр. ТР Президенты һәм Чаллы мэры Васил Шәйхразиев өлкән яшьтәге гражданнар – проектта катнашучылар белән әңгәмә вакытында Автокаладагы шәһәр паркларының берсендә Wi-Fi иҗтимагый зонасын булдыру мөмкинлеген карарга вәгъдә итте.

ТР Президенты матбугат хезмәте