Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм РФ субъектларының үзара эшчәнлеге буенча киңәшмәдә катнашты

24.07.2018

Бүген Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  һәм РФ субъектларының халыкның куркынычсызлыгын комплекслы тәэмин итү буенча үзара эшчәнлек мәсьәләләре хакындагы селектор киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәне Россия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын бетерү эшләре буенча министр Евгений Зиничев уздырды.

Министр Россиядә куркыныч табигать бәла-казалары туу мөмкинлеге булуын әйтте. Иң күп зыянны янгыннар һәм су басулар китереп чыгара. 2017 елда гына да шушы бәла-казалардан Россиядә 42 мең кеше зыян күргән. Зыянны бетерүгә федераль бюджеттан 2 млрд сумнан артык акча бүленгән.

Евгений Зиничев билгеләгәнчә, безнең илдә гадәттән тыш хәлләр белән эшчәнлектә ныклы система эшләнгән. Шулай булса да, төп көчләрне заманча информацион технологияләрне, мәсәлән, космик мониторинг системасын кулланып, кисәтү эшләренә юнәлдерергә кирәк.

“Гадәттән тыш хәлләрне бетерергә түгел, ә алдан кисәтергә кирәк, - диде Евгений Зиничев. – Зыянны бетерүгә тотылган матди һәм финанс чыганаклары барлык дәрәҗәдәге бюджетка шактый нык тәэсир итә”.

Евгений Зиничев Россия Президенты йөкләмәсе буенча барлык төбәк башлыклары Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе буларак бу эшне җитәкләргә тиешлекләренә игътибарны юнәлтте.

Киңәшмә кысаларында кайбер губернаторлар министрга муниципаль дәрәҗәдә кризиска каршы идарә системасының үсеше турында җиткерделәр.

Бердәм 112 номеры буенча экстрен оператив хезмәтләрне чакыру һәм “Куркынычсыз шәһәр” программалы аппарат комплексын тормышка ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.