Актанышлылар районда авыл хуҗалыгын үстерү өчен яңа кадрларны әзерләргә тели
28.02.2012Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль районга эш сәфәрендә Актаныш районының 2011 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2012 ел планнары белән танышты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Пучы авылында “Нур Баян” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Хуҗалыкның директоры Айрат Гапсәламов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта биредә 2,5 мең баш мөгезле эре терлек, 4 мең баш дуңгыз һәм 100 баш ат асрала. Моннан тыш, хуҗалыкта тракторлар һәм авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Бу оешмада 185 кеше эшли, ел башыннан алып хезмәт хакы 11700 сум тәшкил итә.
Кече Суксу авылында Фәрит Мөхәммәтшин Азат Бикмөхәммәтов хуҗалыгында булды. 50 баш терлеккә исәпләнгән фермада 30 кәҗә асрала. Фермер районда беренче булып нәселле кәҗәләр үрчетүгә тотынган, киләчәктә баш санын арттырачак. Аның 200 га мәйдан җирендә тагын 2 кеше хезмәт куя.
Район башлыгы Энгель Фәттахов ТР Актаныш районының 2011 елгы эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Нәтиҗәләр район икътисады җанлануын, инвестиция активлыгы көчәюен һәм предприятие-оешмаларның финанс ныклыгын, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеш алуын дәлилли.
3 657 шәхси хуҗалык 661,8 млн. сум кредит алган. 2011 елда үзмәшгульлек программасы буенча 71 эшсез калган кешегә 7,9 млн. сум субсидия бирелгән. 3 кооператив һәм 4 халыкка хезмәт күрсәтү пункты ачылган. Районда 16 гаилә фермасы эшли.
Энгель Фәттахов проблемалы мәсьәләләргә тукталды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләрен сатуда кыенлыклар белән очраша. “Безнең район аша тимер юл узмый, эре юл чишелешләре юк, - дип вәзгыятьне аңлатты район башлыгы. – Чаллы белән эшләргә омтылабыз, әлегә бик уңышлы түгел”.
Шулай ук авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләрен алыштыра алырлык яшь кадрларның булмавы да проблема булып тора. Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, 36 актанышлы Казанда авыл хуҗалыгы һәм ветеринария академияләрендә югары белем ала. Алар белгечлек алып районның авыл хуҗалыгын үстерүгә өлеш кертер дип җибәрелгән.
Фәрит Мөхәммәтшин актанышлыларга яхшы күрсәткечләргә ирешүләре өчен рәхмәт белдерде. “Халык хезмәт куя, киләчәк турында уйлый, гомумреспублика кәрзиненә үз продукциясе белән зур өлеш кертә”, - дип ассызыклады парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта гамәлгә куела торган федераль һәм республика программалары турында сөйләде һәм аларда активрак катнашырга чакырды.
Фәрит Мөхәммәтшин 2012 елның иҗтимагый-сәяси вакыйгалары – Россия Президенты сайлаулары турында: “Дөрес сайлаячагыбызга ышанам һәм киләчәктә барлык планнар да чынга ашачак”, - дип ассызыклады Татарстан парламенты җитәкчесе һәм актанышлыларны сайлау участокларында активлык күрсәтергә чакырды.
Район Советы утырышында ТР Дәүләт Советы депутатлары Роберт Миңнуллин һәм Алмаз Шәрипов, ТР Президенты аппараты һәм Дәүләт Советы хезмәткәрләре катнашты.
ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге