Фәрит Мөхәммәтшин: “Саба районының киләчәге тагын да яктырак булачак”

27.02.2012

Бүген Саба муниципаль районы Советы депутатлары узган елга нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга планнар билгеләде. Муниципаль Совет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Муниципаль башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасимов ТР Саба районының 2011 елгы эше нәтиҗәләре турында белдерде. Узган елда акча кереме 1361,1 млн. сум тәшкил иткән.

Уртача хезмәт хакы 16 процентка артып, 9039 сум тәшкил иткән. 2298 шәхси хуҗалык 428,3 млн. сум кредит алган. Аларга 49,3 млн. сум субсидия бүлеп бирелгән. 2011 елда 117,6 млн. сумлык 573 кредит бирелгән. Узган елда үзмәшгульлек программасы буенча 34 эшсез 2 млн. субсидия алган. 8 кооператив һәм 10 халыкка хезмәт күрсәтү пункты ачылган. Районда 12 гаилә фермасы эшли. 2011 елда сезонлы эшләргә 128,3 млн. сумга 19 кредит бирелгән.

Республиканың Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов 2012 елда район алдында торган бурычлар хакында сөйләде. Контроль-хисап палатасына бюджет процессындагы хилафлыкларга вакытында игътибар итәргә, җир палатасына дәүләт һәм муниципаль берәмлек карамагындагы җир участокларын файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрергә тәкъдим ителде. Өстенлекле планнар рәтендә – сыйфатлы белем бирүне һәм һәр балага түгәрәккә йөрүне тәэмин итү, сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү буенча үз вакытында чаралар үткәрү, район медицина учреждениеләрен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, күп балалы гаиләләрнең һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларның торак шартларын яхшырту.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә район аграрийлары алдында зур бурычлар куелган. Мисал өчен, элиталы орлыклар куллану, 1 га җиргә 75 кг минераль ашлама кертү, 3 роботлаштырылган сөтчелек комплексын тапшыру, авыл хуҗалыгы производствосын үстерергә омтылу. Фәрит Мөхәммәтшин сабалыларны авыл хуҗалыгы производствосын үстерергә омтылулары өчен мактады һәм гамәлдәге производстволарны тулы көчкә эшләтергә чакырды. Мисал өчен җирле сөт заводы берничә ел тулы көченә эшләми.

Рәис Миңнеханов утырышта ясаган чыгышында, сабалылар күптәннән район үзәгендә туган якны өйрәнү музее турында хыяллана, район авылларын тоташтыручы юллар челтәре ремонт таләп итә дип билгеләп үтте. Муниципаль идарәчеләр тиздән көндәлек эшләрне электрон версиягә күчерү мөмкин булуына өметләнә.

Рәис Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча комплекслы чаралар күрергә тәкъдим итте. “Билгеләнгән планнар чынга ашсын өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш”, - дип ассызыклады ул.

Утырышта район Советы депутатлары алдында ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов чыгыш ясады. Ул сабалылар игътибарын торак-коммуналь хуҗалык, хокук тәртибе, агросектордагы проблемаларга юнәлтте.

Фәрит Мөхәммәтшин район Советы депутатлары алдында ясаган чыгышында республиканың 2011 елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлавын сөйләде. Ул федераль үзәк һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән Татарстанга гамәлгә куелган программаларны һәм проектларны искәртте.

Аның сүзләренә караганда, иң өстенлекле проектларга шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын күтәрү керә. “Бары тик кешеләрне эш белән тәэмин итеп кенә авылда төпләндереп һәм халык гореф-гадәтләрен саклап калып була. Шәһәрдә милли традицияләр, телләр, гореф-гадәтләр онытыла баруы сер түгел, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. – Киләчәктә дә авыл хуҗалыгы производствосы керемен күтәрү зарур”.

Фәрит Мөхәммәтшин 2012 елның иҗтимагый-сәяси вакыйгалары – Россия Президенты сайлаулары турында: “Дөньяви дәрәҗәдә илне тәкъдим итә торган кешене сайлау зарур. Безгә нык, белемле, тәҗрибәле һәм җаваплы җитәкче кирәк”.

Дәүләт Советы рәисе журналистларга биргән әңгәмәсендә: Киләчәккә куелган планнар нәтиҗәсендә Саба районының киләчәге тагын да яктырак булачак. Монда сабалыларның республика буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия булучылар рәтендә торуын исәпкә алына”, - дип ассызыклады ул.

Парламент җитәкчесен эш сәфәрендә РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Илдар Гыйльметдинов, Татарстан парламенты депутатлары Геннадий Глушков һәм Гөлнара Табакчи озатып йөрде,

ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге