Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында яңа Районара күз хирургиясе үзәген ачты
27.02.2012Бүген республиканың Саба муниципаль районының Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында заманча офтальмология үзәге ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Саба районы башлыгы Рәисе Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Районара күз хирургиясе үзәге өчен 15 миллион сум акча тотылган. Үзәк җитәкчесе, танылган Казан хирург-офтальмологы Александр Расческов сүзләренә караганда, хастаханәдә атна саен 40-50 операция (елга 1000 операция) ясалыр дип көтелә. Алга таба елына операцияләр санын 6 меңгә кадәр җитерергә ниятлиләр. Эш көннәрендә клиникада Саба һәм башка район пациентлары күзен тикшертә алачак. Үзәктә күзгә төрле операцияләр ясау өчен заманча җиһазлар кайтарылган. Район җитәкчелеге клиника өчен белгечләр әзерләү һәм аларны торак белән тәэмин итүдә ярдәм кулы сузган.
Бүген Александр Расческов Саба районында яшәүче, ике күзендә дә катаракта булган, шикәр чире белән чирләүче өлкән яшьтәге Тамара Приходькога операция ясады. Кунаклар 10 минутка сузлыган операцияне трансляция аша күзәтеп торды. Тамара Приходь сүзләренә караганда, ул бер ел буе берни дә күрмәгән. Хәзер район җитәкчелегенә һәм күз табибына рәхмәт укый.
Фәрит Мөхәммәтшин табибны һәм аның пациентын операциянең уңышлы үтүе белән котлады, яңа үзәк үсешендә уңышлар теләде.
Парламент рәисе Саба районында булган вакытта социаль һәм җитештерү объектларында булды.
ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге