ТР Дәүләт Советы рәисе Арча районы халкын алдынгы позицияләрдән чигенмәскә чакырды

27.02.2012

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча муниципаль районында булды һәм район Советының хисап утырышында катнашты, шулай ук кайбер социаль объектларны карады.

Парламент башлыгының эш сәфәре Арча районының Яңа Кенәр авылы белән танышудан башланды. Ул биредә капиталь ремонт һәм реконструкция эшләре үткәрелгән җирле лицей ачылышында катнашты. Моннан биш ел элек авария хәлендә булу сәбәпле уку йортының тузган өлеше сүтелә. 2010 елда яңа янкорма файдалануга тапшырыла. Шуңа да карамастан, хәтта укуны ике сменада оештырганда да мәйданнар җитәрлек булмый. Лицейның якын-тирәдәге 15 авылны үз эченә алучы Яңа Кенәр зонасының төп мәктәпләре өчен база белем бирү учреждениесенә әверелергә тиешлеген исәпкә алып, уку йортының иске өлешенә капиталь ремонт ясарга карар кылына.

Яңа иркен бинада 500 гә якын кеше белем ала. Статистик мәгълүматларга караганда, якындагы 7 елда укучылар саны артачак. Биредә ике спорт залы, ашханә бар. Информатика, физика, инглиз, татар һәм мари телләре кабинетлары заманча техника белән җиһазландырылган. Сүз уңаеннан, лицей тагын бер интерактив комплекс һәм компьютер җиһазына баеды, Фәрит Мөхәммәтшин гомумбелем бирү учреждениесе директорына аларны алу өчен сертификат тапшырды.

Шуннан соң парламент башлыгы Түбән Мәтәскә авылында Рөстәм Мәрданов хуҗалыгы мисалында авыл халкының эшчәнлек активлыгын арттыруга кагылышлы күрсәткечләр белән танышты. Р.Мәрданов гаилә фермаларын үстерү программасы буенча бюджеттан 1 миллион сум акча алган. Узган көздә фермер мөгезле эре терлекнең баш санын 24 кә арттырган, аларның 14 е – савым сыерлары. 1 сыердан уртача еллык савым 5 мең 300 литр тәшкил итәр дип көтелә. Эшкуар “50 гә 50” программасы буенча ферма өчен җиһазлар сатып алган. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт сөючән җирле фермерларга мактау сүзләрен җиткерде.

Бүген район үзәгендә файдалануга тапшырылган күпфатирлы торак йорт Арча ветераннары һәм фронтовикларның тол хатыннары өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга булды. Хәзерге вакытта районда 692 ветеранның 631 е яңа фатирлар алган. Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны өй туйлары белән котлады. ТР Дәүләт Советы Рәисе ветераннар һәм фронтовикларның тол хатыннары яшәячәк йорттагы көнкүреш шартлары белән танышты һәм 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Вәдүт Фазлыйәхмәтов фатирында кунакта булды.

Район башлыгы Алмас Нәзиров хисап докладында Арча районының 2011 елны нинди нәтиҗәләр белән төгәлләве хакында сөйләде. 2011 елда районның акчалата кереме 1 миллиард 631,6 миллион сум (2010 елга карата 152 процент), шул исәптән терлекчелек буенча 878,8 миллион сум (112 процент) тәшкил иткән. Айлык уртача хезмәт хакы 13 процентка артып, 8 мең 312 сумга җиткән.

2011 елда районда 206 мең тонна ашлык җыеп алынган, уңыш гектарыннан уртача 35,4 центнер чыккан. 21 мең тонна бәрәңге казып алынган, бер сыердан уртача 5 мең 627 тонна сөт савылган.

Районда терлекләрнең баш санын саклап калу буенча зур эш башкарылган, шуның нәтиҗәсендә мөгезле эре терлекнең саны узган ел белән чагыштырганда 359 башка арткан. Районда барлыгы 41 мең 475 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 3 мең 668 шәхси хуҗалык 760,5 миллион сум кредит алган. Аларга 90,2 миллион сум күләмендә субсидия бирелгән. 2011 елда 174 эшсез кеше үзмәшгульлек программасы буенча 10,2 миллион сум күләмендә субсидия алган. 9 кооператив һәм халыкка хезмәт күрсәтүче 10 пункт оештырылган. Районда 11 гаилә фермасы эшли.

“Тырышып эшләвегез нәтиҗәсендә сез яхшы нәтиҗәләргә ирешәсез, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин арчалыларга. – Соңгы елларда республика үз алдына куйган максатларга иреште. Арча районы да төрле тармаклар буенча кайбер федераль һәм республика программаларында уңышлы катнаша”.

Парламент башлыгы Казанда зур авыл хуҗалыгы базары ачылачагын, анда Арча районы фермерлары да үз продукцияләрен сата алачагын искәртте. Дәүләт Советы Рәисе арчалыларның игътибарын медицина учреждениеләрен белгечләр белән тәэмин итүгә бәйле мөһим мәсьәләне хәл итүгә юнәлтте.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, авыл җирлекләрен эреләндерү буенча Арча районы тәҗрибәсе җитди игътибарга лаек. Шуның нәтиҗәсендә райондагы авыл җирлекләренең саны 28 дән 16 га калган.

Эш сәфәрендә парламент башлыгын ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге