Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы утырышын үткәрде

27.02.2012

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Казан милли тикшеренү технология университеты профессоры Яков Самуилов фосген кулланмыйча полиуретан җитештерү һәм диметилкарбонат алу хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, полиуретан – чикләнмәгән мөмкинлекләргә ия материал ул. Дөньяда барлыгы 15 миллион тонна әлеге төр продукция җитештерелә.

Заманча технологияләр әлеге полимерны фосген кулланмыйча җитештерүгә йөз тота. Я.Самуилов диметилкарбонат кулланып полиуретан эшләп чыгару алымына тукталды, ул шулай ук ягулык-майлау материалларына өстәмә сыйфатында кулланыла. Профессорның сүзләренә караганда, “Татнефть” ААҖ ярдәмендә сәнәгать аппаратының сынау моделе сатып алыначак.

Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны бик кызыклы һәм перспективалы дип тапты, чөнки биредә импортны алыштыручы продукт хакында сүз бара, республикада кирәкле чимал белән проблема булмаячак. Республика Президенты проектны гамәлгә ашыруга тиешле ярдәм күрсәтергә һәм “Татнефть”кә әлеге юнәлештә хезмәттәшлекне дәвам итәргә кушты.

Мәскәүнең “ЮРД-Центр” ҖЧҖнең (“Берләштерелгән тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге”) химия һәм полимерлар технологиясе лабораториясе мөдире Игорь Арютунов докладында сыек пропилен мохитендә этилен-пропилент каучук синтезы процессын эшләү хакында сүз барды. Биредә сүз киң кулланылышка ия “шин булмаган” каучук хакында бара. Аннан эшләнгән резина җылыга, окисьлашуга һәм озон йогынтысына чыдам булуы белән аерылып тора, шул ук вакытта ул артык тыгыз да түгел. Россия әлеге төр каучукны җитештерү буенча дөньяның әйдәп баручы илләреннән бик нык артта калган. Шул ук вакытта, аны “Түбән Кама Нефтехим” ААҖндә эшләп чыгарырга мөмкин булыр иде, дип саный И.Арутюнов.

“Без тәҗрибә-сәнәгать җайланмасында әлеге продуктны эшләп чыгару мөмкинлеген карарга әзер”, - дип белдерде “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владими Бусыгин.

Утырышта шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык җыелышына әзерлек мәсьәләләре дә каралды.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы