Фәрит Мөхәммәтшин: “Алексеевски районында үсеш векторы дөрес сайланган”

25.02.2012

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның муниципаль районнарның вәкиллекле органнары хисап утырышларында катнашу өчен республика буенча эш сәфәрләре сериясе дәвам итә. Бүген парламент башлыгы Алексеевски район Советы депутатлары белән бергә узган елда башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясады, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.

Парламент башлыгының Алексеевски районына сәфәре социаль ипотека программасы буенча төзелгән күпфатирлы йорт белән танышудан башланды. Фәрит Мөхәммәтшин моннан бер атна элек кенә яңа фатирга күченгән Әнисә һәм Флорид Даутовлар гаиләсендә булды. Дәүләт Советы аларны котлап, көнкүреш техникасы бүләк итте.

Шуннан соң парламент башлыгы реконструкция эшләре башкарылган, Россия Пенсия фонды идарәсе урнашкан бинаны карады. Бүгеннән башлап Алекссевскиның 7 меңнән артык пенсионерына яңа офиста хезмәт күрсәтеләчәк. Идарәдә барлыгы 27 кеше эшли.

Алексеевски муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков 2011 елда башкарылган эш нәтиҗәләре турында хисап доклады белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, узган елда районда эшчәнлекнең барлык төрләренә караган оешмаларның әйләнеше 4,2 миллиард сум (2010 елга карата 122 процент) тәшкил иткән. Җан башына тулай территориаль продукт күләме 152 мең сум булган (2010 елга карата 110 процент). Җан башына исәпләгәндә төп капиталга инвестицияләр күләме – 29,6 мең сум, җан башына айлык уртача акча кереме 7 мең 993 сум тәшкил иткән.

Районда үткәрелә торган чаралар, шул исәптән уртача хезмәт хакының үсеше (ул 22 процентка артып, эре һәм урта предприятиеләр буенча бер хезмәткәргә 13 мең 741 сум тәшкил иткән) халыкның яшәү дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек биргән.

Районның авыл хуҗалыгында күп укладлы икътисад формалашкан. Милекнең барлык формалары да үсеш кичерә. 2011 елда продукция сатудан кергән табыш 2010 ел белән чагыштырганда 183 миллион сумга артып, 1 миллиард 448 миллион сум тәшкил иткән, шул исәптән үсемлекчелек продукциясе сатудан 488 миллион сум күләмендә табыш алынган, бу 2010 елга карата 159 процент тәшкил итә.

Мәдәниятне үстерү мәсьәләләренә кагылып, Владимир Козонков Алексеевски районында 500 гә якын археология һәйкәле исәпләнүен билгеләп үтте. “Безнең бурыч – мәдәни мирас объектларын саклау һәм киләчәк буыннарның казанышы итү. Зөя һәм Болгар яңадан торгызылганнан соң, борынгы Биләр дә икенче сулышын алыр дип өметләнәбез”, - диде район башлыгы.

Утырышка нәтиҗә ясап, парламент башлыгы Алексеевски районы халкына рәхмәт белдерде. “Район һәрдаим хәрәкәттә, үсеш векторы дөрес сайланган, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Биредә эре инвесторлар да эшли, фермерлык хәрәкәте, кече бизнес, зур булмаган производстволар, шәхси сектор да үсеш кичерә”.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча Алексеевски районы алдынгылар рәтендә бара. Шуның белән бергә ул ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм авыл халкын кредит программаларына активрак җәлеп итәргә чакырды. “Авылда эшчәнлек активлыгын үстерү – ул продукция җитештерү, кешеләрне эш белән тәэмин итү, авылны саклап калу мөмкинлеге дә, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин”.

Чара дәүләт бүләкләре тапшыру белән төгәлләнде.

Район Советы утырышында шулай ук республика парламенты депутаты, “Керамика-Маркет” ҖЧҖ генераль директоры Алексей Демидов, ТР Президенты һәм Дәүләт Советы аппаратлары хезмәткәрләре катнашты.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге