Фәрит Мөхәммәтшин: “Чистай тарихи мирасын саклауда үзенә бертөрле алымнар таләп итә”

25.02.2012

Чистайның тарихи мирасын саклау – район җитәкчелеге алдында якындагы елларда торган төп бурычның берсе әнә шул. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган Чистай район Советының хисап утырышында муниципаль үсешнең өстенлекләре хакында сүз барды.

Парламент башлыгының районга эш сәфәре Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының филиалы белән танышудан башланды. Биредә 1 февральдән “Интернет-долголетие” республика программасы кысаларында пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер нигезләренә өйрәтә башлаганнар. Белем бирү программасы 72 сәгатькә исәпләнгән. Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларның игътибарын, барыннан да элек, өлкәннәрне төрле хезмәтләр өчен Интернет ярдәмендә түләү мөмкинлекләренә өйрәтүенә юнәлтте.

Шәһәрнең “Тегермән мәйданы” микрорайонында парламент башлыгы яшүсмерләр клубы ачылышында катнашты. Биредә шахмат секциясе һәм сәйлән белән чигү түгәрәге урнашкан. Территориаль иҗтимагый совет вәкилләре билгеләп үткәнчә, микрорайонда балалар һәм яшүсмерләр белән эш узган гасырның 80 нче еллары башыннан бирле өзлексез рәвештә алып барыла.

Сәфәр барышында Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер кызыклы объектта – реконструкция эшләре үткәрелгән Скарятин бакчасында булды.

Күпфункцияле мәдәният үзәгендә Дәүләт Советы Рәисе җирле җитештерүчеләрнең продукциясе белән танышты.

Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов узган елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап доклады белән чыгыш ясады. 2011 елда Чистай районында төяп җибәрелгән тауарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 2010 ел белән чагыштырганда 2,4 процентка арткан һәм 10624,2 миллион сум тәшкил иткән. Биредә сәнәгатьнең өлеше 46,6 процентка җитә.

2011 елда район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә продукция сату, эш башкару һәм хезмәт күрсәтүдән алынган керем дотация белән бергә 1,7 миллиард сум тәшкил иткән, үсеш темпы – 101,2 процент. 2011 елда ашлыкның тулай җыемы 161,7 мең тонна тәшкил иткән, уңыш гектарыннан уртача 29,5 центнер чыккан.

Шуның белән бергә район кайбер күрсәткечләр буенча темпны киметкән. 2012 елның 1 гыйнварына район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 20,5 мең баш мөгезле эре терлек, 15 мең баш дуңгыз исәпләнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда мөгезле эре терлек - 2443, дуңгызлар 1193 башка кимегән. Ел башыннан бер сыердан 4106 килограмм сөт савып алынган, бу 2010 елга караганда 534 килограммга кимрәк.

Илдус Әхмәтҗановның сүзләренә караганда, Индустриаль парк төзү Чистай икътисадын диверсификацияләүгә юнәлдерелгән төп проект санала. Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаның гомуми күләме 652 миллион сум тәшкил иткән, шуның 592 миллион сумы “Чистай” Индустриаль паркына. Хәзерге вакытта Чистай” Индустриаль паркы мәйданчыгында инженер һәм коммуналь инфраструктура төзелеше төгәлләнеп килә. Паркка федераль бюджеттан бүленгән акчалар тулысынча үзләштерелгән. Индустриаль мәйданчыкта 185 вакытлы эш урыны булдырылган. 10 берәмлек күләмендә беренче чираттагы резидентлар билгеләнгән, аларда проектларны гамәлгә ашыру вакыты 5 елдан артып китә, резидентлар белән субаренда килешүләре төзелә. Планлаштырылган инвестицияләрнең гомуми күләме 28 миллиард сумга якын тәшкил итә. Эш урыннары саны – 6 меңнән артык.

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгына ветераннар һәм фронтовикларның тол хатыннарының яңа фатирлар белән тәэмин ителеше, аларның күпмесе торак шартларын яхшыртуга үз хокукларын гамәлгә ашыруы турында сорау бирде. Илдус Әхмәтҗановның сүзләренә караганда, гомумфедераль программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә шәһәр яңа торак фонды белән тулыланган – Чистайга керү юлында зур булмаган ветераннар бистәсе үсеп чыккан.

“Мин бүгенге көндә Чистайның ничек яшәвен күрү теләге белән килдем, - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга. – Кызганычка күрә, ул соңгы дистә елларда башка шәһәрләр һәм район үзәкләре кебек актив үсеш кичермәде. Үз вакытында биредә үзләренең көндәшлеккә сәләтлелеген, ә аннары салым базасын югалткан эре предприятиеләр эшләде. Хәзерге вакытта әлеге мәйданчыкларда җитештерүнең яңа формалары барлыкка килә, биредә кече һәм урта предприятиеләр оештыручы кешеләр табыла”.

Парламент башлыгы борынгы өяз шәһәре булган Чистайның уникаль мирасын саклау кирәклеген ассызыклады. Тулаем алганда, Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, чистайлылар элеккеге елларның катлаулы вәзгыятенә бәйле кыенлыкларны акрынлап җиңә. “Чистай тарихи мирасын саклауда үзенә бертөрле алымнар таләп итә һәм без сезгә ярдәм итәчәкбез”, - диде ул.

Соңыннан парламент башлыгы чистайлыларны 4 мартта узачак РФ Президентын сайлауларда актив катнашырга чакырды. “Шәһәрегез алдында торган зур бурычларны хәл иткәндә республика ягыннан тиешле ярдәмне дә тоярсыз дип уйлыйм”, - диде ул.

ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге