Илдар Халиков: “Мамадыш районы 2011 ел нәтиҗәләре буенча алдынгылар рәтендә”

25.02.2012

Бүген Мамадыш муниципаль район Советы депутатлары 2011 ел нәтиҗәләре һәм 2012 елга планнар хакында фикер алышты. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Аңарчы Татарстан Хөкүмәте башлыгы эре сәнәгать тармагы предприятиеләрендә – сыр-май комбинатында, район кулланучылар җәмгыятендә һәм спирт заводында (анда бүген тантаналы шартларда углекислота цехы ачылды) булды. Спирт заводы коллективы ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Аннары Илдар Халиков Мамадыш муниципаль районы җитештерүчеләренең продукциясе урын алган күргәзмәне карады. Гомумбелем бирү учреждениеләре тарафыннан тәкъдим ителгән продукция Премьер-министрда аеруча зур кызыксыну тудырды. 2011-2011 уку елында белем бирү учреждениеләренең укыту-тәҗрибә участоклары һәм бюджеттан тыш эшчәнлектән алынган тулай кереме 22 миллион сумга якын тәшкил иткән. Район башлыгы Анатолий Иванов Совет утырышында мамадышлыларның әлеге һәм башка казанышларына тукталды.

Агросәнәгать тармагында зур уңышларга ирешелгән: мөгезле эре терлекнең баш саны, ит җитештерү күрсәткечләре арткан. Районда гаилә фермаларын үстерү программасы актив гамәлгә ашырыла, аның кысаларында узган елда 6 миллион сум күләмендә субсидия үзләштерелгән.

Шәһәрне төзекләндерү кысаларында зур эш (26 мең квадрат метр торак төзелгән, капиталь ремонт программасы буенча 14 йорт төзекләндерелгән һәм башкалар) башкарылган. Үз чыгышында район башлыгы икътисади үсеш перспективаларын билгеләде.

Илдар Халиков үз чыгышында районның эзлекле рәвештә алга таба хәрәкәт итүен билгеләп үтте. “Мамадыш районы 2011 ел нәтиҗәләре буенча алдынгылар рәтендә. Сезнең авыл хуҗалыгы, мәгариф, спорт өлкәләрендәге уңышларыгыз куандыра, хәтта ЗАГС линиясе буенча электрон хезмәтләрне үстерү юнәлешендә дә сез республика күрсәткечләрен узып киттегез”, - дип ассызыклады Премьер-министр. Хөкүмәт башлыгы демографик вәзгыятькә аерым игътибар юнәлтте. Кызганычка, Мамадыш районында үлүчеләр саны туучылардан артык. Бу күп кенә факторларга, аерым алганда, сәламәтлек саклау системасының эшенә дә бәйле. Илдар Халиков шушы көннәрдә республика Президенты тарафыннан кабул ителгән ике мөһим карар хакында хәбәр итте. Районга Үзәк район хастаханәсендә операция блогы төзелешенә – 35 миллион, 460 урынлы татар гимназиясен сафка бастыру эшләрен төгәлләүгә 183 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Соңыннан Премьер район алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы