Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу өчен Курганга килде

14.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенә эш сәфәре кыла.   

Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Әлмән авылында узучы Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак, Татарстан Республикасы исеменнән бәйрәмдә Кукмара муниципаль районы катнаша. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның эш программасында Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән очрашу, шулай ук Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү чараларын гамәлгә ашыру планын имзалау да бар.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.