Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә суда куркынычсызлыкны тәэмин итү турында Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы Иминлек Советының апрель аенда узган киңәшмәсендә суларда куркынычсызлык дәрәҗәсе мәсьәләсе буенча кабул ителгән карарларны башкару турында сөйләде.
.Беренче чиратта һәр муниципаль районда хәвеф-хәтәрләр булу очракларын киметх буенча План эшләнде һәм министрлык белән яраштырылды, дип хәбәр итте Рафис Хәбибуллин. Шулай ук халыкның суларда имин ял итү шартларын булдыру турында карар кабул ителде. Өстәмә 59 пляж булдыру карала. Бүгенгә 33 эшләүче пляж бар, дип искәртте министр.
Профилактака чараларын үткәрүгә карамастан, республикада суларда кеше үлү очраклары саны арта бара, диде ул, ел башыннан су объектларында 51 кеше үлгән, шул исәптән җиһазландырылмаган коену ураннарында 24 кеше. 2017 елның шул ук чорында 21 кеше үлгән.
Казанда, Чаллыда, Чистай районында өчәр кеше үлгән.
11 муниципаль районда (Кама Тамагы. Менделеевск, Спас, Әлмәт, Зеленодольск, Әгерҗе, Зәй, Тукай, Алабуга. Түбән Кама һәм Баулы) икешәр кеше.
12 муниципаль районда (Югары Ослан, Минзәлә, Биектау, Азнакай, Аксубай, Апас, Кайбыч, Бөгелмә, Питрәч, Лениногорск, Кукмара һәм Лаеш) берәр кеше үлгән.
"Безнең фикеребезчә, аяныч статистика үсүе сәбәпләренең берсе - суда ял итү урыннарында административ хокук бозучы гражданнарны җаваплыкка тарту юклыгы", - диде Рафис Хәбибуллин.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, беренче чиратта хезмәткә сәләтле яшь кешеләр, балалар һәлак була.
"Очарклылык һәм тәртиплексез, яисә алкоголь эчемлекләр эчү нәтиҗәсе - сәбәпләр күп. Ел башыннан илле ике кеше! Бу бик кешеләр, яшисе дә яшисе әле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без атна саен нәтиҗәләрне тикшерәчәкбез, үзгәрешләрне күзәтеп барачакбыз, сезнең эш тиешенчә оешмаган урыннарда, - әлбәттә, район һәм шәһәрләребез башлыкларыннан җавап алачакбыз. Киләсе коену сезоны иминлеген тәэмин итү турында бүгеннән уйларга кирәк".