Бөртеклеләр уңышын җыю техникасының әзерлеге турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәмшәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, республикада уңыш җыю кампаниясендә 3391 комбайн, 1863 тагылмалы трактор һәм ашлык туплау техникасы, 1210 үзйөрешле чапкы, 4321 авыр йөк автомобильләре җәлеп ителде.
Татарстанда бөртеклеләр мәйданнары - 1480 мең гектар. Комбайннарның техник потенциалы - тәүлегенә 57 мең гектар ашлык сугу, бу бөртеклеләр уңышын җыюны 30-35 көндә тәмамларга мөмкинлек бирә.
Николай Титов сүзләренчә, 10 июль көненә республикада комбайннар әзерлеге уртача 86 % тәшкил итә. Әлки районында - 85 %, Яңа Чишмә - 84 %, Алексеевск - 83 %, Азнакай районында - 82 %.
Гомумән республикада 4,5 млн. тонна ашлык саклап була, шул исәптән 2,2 млн. тонна - 41 элеваторда, 2,3 млн. тонна - складларда.