Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары белән очрашуда: Төп бурыч – эшче һөнәрләрен мөһим һәм абруйлы итү

13.07.2018

Казанда WorldSkills -2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру – зур мәртәбә һәм зур җаваплылык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International президенты Саймон Бартли җитәкчелегендәге WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары белән очрашуда хәбәр итте. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

WorldSkills җитәкчелеген сәламләп, Рөстәм Миңнеханов 2019 елда WorldSkills дөнья беренчелеген оештыруда һәм уздыруда Россиягә һәм Казанга ышаныч күрсәткән өчен тагын бер кабат рәхмәт белдерде.

Безнең ил WorldSkills хәрәкәтендә күптән түгел, әмма билгеле бер нәтиҗәләр бар инде, илдә актив рәвештә илкүләм чемпионатлар уздырыла, Россия вәкилләре Европа беренчелекләрендә актив катнаша.

Без WorldSkills идеяләрен һәм принципларын хуплыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, 2014 елдан республикада ресурс үзәкләре булдыру программасы эшли, анда WorldSkillsта кабул ителгән стандартларга һәм таләпләргә нигез салына. Бүгенгә төбәктә 31 ресурс үзәге бар. Моннан тыш,  Татарстан WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар уздыру буенча сынау төбәкләре арасына керә. 1347 укучы 27 компетенция буенча имтихан тотты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген республикада WorldSkills -2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен барлык кирәкле инфраструктура булдыру эше бара. Чемпионат өчен вакытлы корылмалар төзелә, шулай ук ярышлар узачак «Казан Экспо» төзелеше дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Футбол буенча ФИФА-2018 дөнья чемпионаты матчлары барлык оештыру мәсьәләләрен эшләү өчен яхшы  тренировка булды.

WorldSkills International президенты Саймон Бартли билгеләп үткәнчә, Казанда WorldSkills чемпионатына әзерлек буенча башкарылган эшләр күләменә соклангандыргыч. «Казан Экспо» төзелеше буенча Саймон Бартли белдергәнчә, инвестицияләр күләме һәм төзелеш темплары аны канәгатьләндергән. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казанда WorldSkillsка әзерлек командасы WorldSkills чемпионаты узган Абу-Даби тәҗрибәсен өйрәнгән.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, киләсе елның маенда Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча илкүләм ярышлар узачак.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, WorldSkills хәркәтен җәмгатьчелек бик әйбәт кабул итә. Предприятиеләр дә бу хәрәкәттә теләп катнаша. «Бүген иң мөһиме кешеләр, кадрлар булуын бар да аңлый, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм WorldSkills эшче һөнәрләре абруен күтәрү эшен җитди алып бара. Төп бурыч – эшче һөнәрләрен мөһим һәм абруйлы итү».

Очрашуда WorldSkills җитәкчелеге  WorldSkills флагы эстафетасын уздыруны югары бәяләде. Алар фикеренчә, бу хәрәкәтне башкалар да белүгә этәрәчәк, анда катнашучылар көчен туплаячак.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.