Рөстәм Миңнеханов нефть саммитында: Татарстан нефть сәнәгате стратегик үсеш мәсьәләләрен уңышлы хәл итеп бара

12.07.2018

2018 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 17,64 миллион тонна нефть чыгарылган. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, нефть табу күләме 0,7 процентка кимегән. Моның сәбәбе "ОПЕК+" килешүен үтәүгә кайтып кала. Әмма бу республикага нефтьчеләр тарафыннан кертелә торган инвестицияләр күләме кимүгә китермәде, диде бүген нефть саммитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Искәртик, бүген Бөгелмә районы Карабаш шәһәр тибындагы поселокта "Кеше капиталы - Татарстан Республикасы нефть-газ комплексының технологик алга китүе нигезе" темасына багышланган гадәттәге нефть саммиты уза. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, бүген салым түләүләре өлеше күпмедер арту һәм нефть үзкыйммәтенә түләүләр арту шартларында, тармактан салым салына торган табыш күләме дә артты. Татарстанның нефть тармагы үсешкә бәйле стратегик мәсьәләләрне уңышлы хәл итеп бара, диде Татарстан Президенты. 

Хәзерге вакытта республикада нефть эшкәртү сәнәгате үсеше темпы беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, узган елдагыга караганда, 113,4 % тәшкил итә. 

"Татнефть" компаниясе нефть эшкәртү производстволарын үстерү килешүендә каралган бурычларны вакытында һәм тулы күләмдә гамәлгә ашырып бара, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, ТАНЕКО Россиядә нефтьне эшкәртү тирәнлеге һәм производство куәтләрен эш белән тәэмин итү күләме буенча лидер булды. 

Түбән Камадагы ТАНЕКО нефть эшкәртү комплексына ай саен кертелә торган инвестицияләр күләме 2 млрд. сумнан артык. Объектлар төзелешендә 5,5 меңнән артык төзүче катнаша. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды