Рөстәм Миңнеханов: “Кощак кирпеч заводы – дөнья дәрәҗәсендәге предприятие”

23.02.2012

Кощак кирпеч заводы – иң заманча җиһазлар куелган дөнья дәрәҗәсендәге предприятие. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Питрәч районындагы Кощак авылында урнашкан предприятие белән танышу барышында әнә шулай дип белдерде.

Узган елның җәендә продукция эшләп чыгаруга керешкән Кощак кирпеч заводы Татарстанда иң эре керамик кирпеч җитештерүчеләрдән санала. Завод Казаннан ерак түгел, М7 федераль трассасыннан 50 метр читтә урнашкан, бу продукциянең нәтиҗәле логистикасын тәэмин итә. Төзелешкә инвестицияләр күләме 1 миллиард сумнан артып киткән.

Завод буенча экскурсия барышында баш технолог Евгений Бекетнов сөйләгәнчә, заводның проект куәте (аңа 2013 ел ахырында ирешү күздә тотыла) елына 90 миллион данә шартлы кирпеч тәшкил итә. Аның сүзләренә караганда, завод инде 1986 елда ук төзелә башларга тиеш булган, әмма тиздән төзелеш эшләре тукталып калган. 2008 елда төзелеш эшләре яңадан башлана һәм 2011 елның җәендә кирпеч җитештерү җайга салына. Шул вакыттан бирле 45 миллион данә кирпеч эшләп чыгарылган. Өстәвенә, барлык продукцияне дә сатып алучы табылган. Төп сату базарлары – Татарстан, Чуашстан һәм Түбән Новгород.

Баш технолог заводка балчыкның 3 карьердан китерелүе хакында сөйләде. Евгений Бекетновның сүзләренә караганда, заводта 13 кеше эшли, барлык җитештерү эшләре дә диярлек автоматлаштырылган. Заводта Италия фирмасы җиһазлары кулланыла.

Завод белән танышканнан соң Рөстәм Миңнехановка биредә җитештерелгән кирпеч кисәкләреннән эшләнгән Татарстан гербын тәкъдим иттеләр.

“Бүгенге көннән алган кичерешләр бик тә уңай. Казанда күп кенә микрорайоннар, социаль объектлар барлыкка килә, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Безнең инвестор – “Ак Барс” компанияләр төркеме балалар бакчасы төзеде, шәхси-дәүләт партнерлыгы проекты буларак әлеге объект шәһәргә тапшырылды. Бүген без шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре фатирлар алган яңа йортта булдык. Боларның барысы да тормышның кайнавы, кешеләрнең яхшырак яшәргә теләве хакында сөйли. Кешеләр яхшы йортларда яшәсен өчен, шундый заводлар кирәк. Бу – иң заманча технологияләр кулланыла торган дөньякүләм дәрәҗәдәге предприятие”.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы