Татарстан Президенты Казанда яңа күпләп сәүдә итү үзәген ачты
23.02.2012Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Мамадыш трактында “SELGROS CASH &CARRY” күпләп (оптовая) сәүдә үзәге ачылышы тантанасында катнашты. Бу чарада республика министрлыклары җитәкчеләре, “Зелгрос” ҖЧҖ генераль директоры Рёслер Уве Кнут, “Зелгрос” компаниясе директорлар советы рәисе Д. Месью, Казандагы кибет белән идарә итүче И. Елагин һәм башка рәсми затлар, кунаклар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында бүген 23 нче февраль – бәйрәм көнендә Казанда күңелле вакыйгалар узуын билгеләп үтте. Башкалада яңа объектлар “калкып чыкты”: балалар бакчасы, торак йорт файдалануга тапшырылды. “Әлеге эре сәүдә үзәгенә килгәндә, ул географик яктан уңайлы урнашкан. Биредә товарлар күптөрлелеге, көндәшлеккә сәләтле бәяләр, поставщиклар безнең җирле товар җитештерүчеләр булуы сөенечле күренеш. Шундый уңайлы мәйданны сайлаган инвесторларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Минемчә, бу кече бизнес үсеше өчен файдалы объект булачак”, - дип билгеләп узды Президент.
Сүз уңаеннан, бу сәүдә үзәгенә 20 миллион евро күләмендә инвестицияләр салынган. Д. Месью исә Казанда “Зелгрос”ның уңышлы эшләячәгенә ышанычын белдерде. “Татарстанда инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырылган, проект кыска вакыт эчендә тормышка ашырылганы өчен бу эшкә өлеш керткән затларга рәхмәтемне җиткерәм. Җирле товар җитештерүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек булдырып, Татарстан икътисады үсешенә үз өлешебезне кертербез дип өметләнәбез”, - дип белдерде Месью.
Тантаналы ачылыштан соң сатып алучы өчен каралган беренче карта ярдәмендә Рөстәм Миңнеханов кибет буенча экскурсия ясады. Экскурсия барышында ул җирле товар җитештерүчеләргә өстенлек бирергә, аларны биредәге стандартлар белән таныштыру өчен семинар уздыру теләген җиткерде. Ит цехында ул кибет җитештерүендәге ит эшләнмәләреннән авыз итте.
“SELGROS CASH &CARRY” сәүдә үзәгендә 40 меңләп төрле товар сатылачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте