Илдар Халиков Питрәч районындагы төзелеш мәйданчыкларында һәм гаилә фермасында булды

22.02.2012

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Питрәч районына сәфәр кылды. Ул иң элек “Сөләйманов” гаилә фермасында булды, әлеге терлекчелек комплексында терлекләрне кышлату һәм Питрәч районында шәхси фермерлыкны үстерү шартлары белән кызыксынды. Бүгенге көндә районда 7 терлекчелек фермасы, бер умарталык һәм бер тәвә кошы фермасы эшли.

“Ак Барс – Питрәч” кошчылык комплексы җитәкчесе Премьерга гамәлдәге производство һәм киләчәккә планнар хакында җентекләп сөйләде: бүгенге көндә комплекста тагын 14 өстәмә корпус төзелә.

Аннары Илдар Халиков өсте ябулы боз шугалагын төзү эшләренең барышы белән танышты, аның гомуми бәясе 198,9 миллион сум тәшкил итә. Аны төзү эшләре 2011 елның көзендә башланган. План нигезендә ясалма бозлы шугалак агымдагы елның 1 сентябрендә файдалануга тапшырылачак.
Илдар Халиков шулай ук район үзәгендәге тагын бер төзелеш мәйданчыгында булды, биредә 2 нче гомумбелем бирү мәктәбенә янкорма төзиләр. Аны реконструкцияләү эшләре “Муниципаль мәктәпләрне капиталь ремонтлау” республика программасы кысаларында алып барыла. Бүгенге көндә мәктәпнең түбәсе тулысынча алыштырылган, башка ремонт эшләре дә дәвам итә. Агымдагы елда Питрәч районында өч мәктәпкә капиталь ремонт ясау күздә тотыла, аларның икесе район үзәгендә урнашкан.

Визит ахырында Премьер-министр Питрәч муниципаль районы депутатлар Советы утырышында катнашты, анда район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин 2011 елда башкарылган эшкә хисап ясады. Илдар Халиков үз чыгышында район халкы һәм җитәкчеләрнең эшчәнлегенә уңай бәя бирде, 2011 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисади уңышлары хакында сөйләде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы