Фәрит Мөхәммәтшин: "Районнардагы демографик вәзгыятьне сәламәтлек саклау буенча программалар эшләп яхшы якка үзгәртергә мөмкин"

21.02.2012

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль берәмлекләр Советы хисап утырышында чыгыш ясаганда, республиканың Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары депутатларына узган елдагы җитешсезлекләргә анализ ясарга һәм агымдагы елда уңышларга ирешүгә омтылуга чакырып мөрәҗәгать итте.

Парламент җитәкчесе эш сәфәрен Тәтеш районыннан башлады. Анда Фәрит Мөхәммәтшин район үзәгендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү ничек оештырылу белән кызыксынды.

Тәтеш районы башкарма комитет җитәкчесе Валерий Чершинцев районның 2011 елда нинди нәтиҗәләргә ирешүе хакында доклад белән чыгыш ясады. Аның фикеренә караганда, шәһәр зур, әмма әлегә файдаланылмый торган туристлык потенциалына ия. Район хакимияте җирле инфраструктураны үстерүгә омтыла. Тәтешлеләр яр буе линиясен ныгыту буенча федераль программага керә алды. Көн үзәгенә тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен төзекләндерү куелган. Валерий Чершинцев Дәүләт Советы Рәисенә ике тарихи объектны торгызу өчен финанслар җәлеп итәргә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Тәтештә халык саны кимү проблемасы бар. 2011 елда 209 сабый дөньяга аваз салса, 440 кеше үлгән. Соңгы 10 елда район якынча 2,5 кешене югалткан. Бу күңелсез вәзгыятькә, шәһәрдә морг булмавы да өстәлә. Муниципаль башкарма комитет җитәкчесе депутатларга Татарстан Президенты белән беренче очрашуда ук бу мәсьәләне хәл итүне сорап мөрәҗәгать итәргә вәгъдә итте.

Фәрит Мөхәммәтшин тәтешлеләрне вәзгыятькә җитди анализ ясарга һәм районда үлүчеләр саны күп булуның сәбәпләрен ачыкларга чакырды, ихтыяҗ булса Татарстан Фәннәр академиясе, ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу эш нәтиҗәләре буенча муниципаль җитәкчелеккә халыкның сәламәтлеген саклау буенча махсус программа эшләргә тәкъдим итте.

Парламент җитәкчесе утырышта авыл хуҗалыгы проблемаларына басым ясады. “Районда терлек саны кимү начар”, - дип белдерде ул. – Сез авыл хуҗалыгы проблемаларын игътибарсыз калдыра алмыйсыз, чөнки биредә эре сәнәгать производстволары юк. Сезнең өчен төп керем чыганагы – җир, әлегә ул тулысынча файдаланылмый”.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрү турында: “Шәхси хуҗалыкларны үстерү авыл халкын эш белән тәэмин итүнең иң нәтиҗәле юлы булуына шик юк дип билгеләп үтте. Бары авылны саклап кына күп милләтле халыкның мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклый алабыз”.

Дәүләт Советы Рәисе Россия Президенты сайлауларына җаваплы карарга чакырды. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренә караганда,безнең республиканың һәм, гомумән, илнең тотрыклы һәм ныклы үсешен саклау бик мөһим.

Парламент җитәкчесе район Советы депутатлары белән Кама Тамагы районының үсеш проблемалары буенча фикер алышты. Район башлыгы Зөфәр Гарәфиев хезмәттәшләре алдында башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, 2011 елда сәнәгать производствосы тотрыклыланган.

Районның социаль-икътисади үсешенең төп тармагы булган авыл хуҗалыгы күрсәткечләре корылык килгән 2010 елдан яхшырак. Әмма үсеш темплары мактарлык түгел. “Гомумреспублика җиренең 1,7 процентын биләп, бары тик 1 процент кына тауар продукциясе җитештерүе борчуга сала, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Кызганычка каршы, күрсәткечләр ел саен төшә. Республикада дуңгызчылык тармагы күрсәткечләре кими, ә сезнең район “алдынгылар” рәтендә.

Дәүләт Советы Рәисе муниципаль хакимиятне авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрү буенча башкарган эшләре өчен мактады. Узган ел авыл эшмәкәрләренә 50 млн. сумлык 261 кредит бирелгән. Агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшсез гражданнарның үз мәшгульлеге программасы буенча 68 кеше шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләре буларак теркәлгән һәм үз эшләрен ачу өчен 3 млн. 880 мең сум күләмендә субсидия алганнар.

Утырышта катнашучылар Дәүләт Советы Рәисенә социаль объектлар, бигрәк тә балалар бакчалары төзелеше һәм торгызу өчен акча җәлеп итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук авыл укытучыларына ярдәм итү проблемасы да күтәрелде. Укытучы һөнәре дәрәҗәсен күтәрүгә “Киләчәк” мәгариф системасын реформалау стратегиясе, ә балалар бакчаларында урын җитмәү проблемасын Татарстанда гамәлгә куелган “Бәләкәч” программасы хәл итәргә тиеш, дип искәртте парламент җитәкчесе.

Дәүләт Советы Рәисе демография проблемасын хәл итү өчен Тәтеш районындагы кебек, муниципаль хакимиятләргә халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм яшь квалификацияле белгечләрне авылда калдыру буенча махсус комплекслы программа эшләргә киңәш итте. Парламент җитәкчесе районда сынау проектлары уңышлы гамәлгә куелгач, шулай ук гомумреспублика программасы эшләнергә мөмкин дип белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе эш сәфәрендә “Рост.Ок” ҖЧҖ теплица хуҗалыгын һәм башка социаль объектларны карады.

Район Советы утырышында РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Илдар Гыйльметдинов, респубика парламенты депутатлары Наил Вәлиев, Кострин һәм Туфан Миңнуллин, ТР Президенты һәм Дәүләт Советы аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге