2012 ел азагына кадәр Казан метросы паркы өч яңа поезд белән тулыланачак

21.02.2012

Хәзер Казанда метроның беренче линиясе төзелешен дәвам итү буенча актив эш алып барыла. Бу хакта бүген 2013 елгы Универсиадага кадәр 500 көн калу уңаеннан уздырылган брифингта Җир асты транспорт корылмалары тезелеше буенча дирекция җитәкчесе Анатолий Церцеил белдерде.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта метрополитенның 3 станциясендә төзелеш эшләре бара. “Авиатөзелеш районы станциясендә эш башладык. Якын арада анда эчке эшләрне башлау көтелә. “Мәскәү” станциясендә дә әзерлек югары дәрәҗәдә, әмма төзелеш эшләре дәвам итә әле. “Декабристлар” станциясендә эшләр төгәлләнгән диярлек”, - диде Анатолий Церцеил.

Аның сүзләренә караганда, метроның 3 яңа станциясе эшли башлагач, аннан 200 мең кеше файдалана алачак.

Моннан тыш, быел метроның икенче линиясе төзелешен башлау турындагы карар кабул ителәчәк, дип билгеләп үтте Анатолий Церцеил. “Бу юнәлешне үстерү буенча берничә юл бар, мөгаен, линия “Декабристлар” стнациясеннән яңа футбол стадионы ягына Яңа Савин районы аша төзелер”, - дип ассызыклады А.Церцеил.

Җир асты транспорт корылмалары тезелеше буенча дирекция җитәкчесе сүзләренә караганда, быел Казан метросы күчмә составы паркында өч “Русич” яңа поезд пәйда булачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте