ТР Президенты Теләчедә ат фермасы һәм балалар бакчасында булды
21.02.2012Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Теләче муниципаль районында булды. Биредә республика башлыгы берничә объект белән танышты.
Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Татарстанның Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов һәм башкалар озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов сәфәр барышында Теләче авылында 100 урынлы балалар бакчасы урнашачак бинаны төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Моңа кадәр әлеге бинада картлар йорты урнашкан булган.
Аннары Рөстәм Миңнеханов атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Сәгыйть Гыйниятуллинның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. 100 баш атка (саф токымлы гарәп аргамаклары) исәпләнгән ферма 2002 елда төзелә, аның карамагында 64 гектар җир бар. Крестьян-фермер хуҗалыгы ел саен ат чабышларында катнашу өчен 18-20 юртак әзерли. Хуҗалыкта 10 кеше эшли. Сүз уңаеннан, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сәгыйть Гыйниятуллин – милли көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры, ул шулай ук ат спорты белән дә мавыга. Киләчәктә фермер яшүсмерләрне атка атланып йөрергә өйрәтү һәм кышкы чорда күнегүләр үткәрү өчен манеж төзергә ниятли.
Соңыннан район Мәдәният сараенда ТР Президенты катнашында Теләче муниципаль районы вәкиллекле органы утырышы узды. Анда 2011 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2012 елга бурычлар билгеләнде.
ТР Президенты матбугат хезмәте