Көн азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казмедиа» телеүзәгендә булды һәм телекомпаниянең корпунктын ачу тантанасында катнашты, анда ул Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы активы белән очрашты.
«Яңа гасыр» ТРК» АҖ («ТНВ») вәкиллеген ачу турында карар телерадиокомпаниянең Директорлар советы утырышында 2018 елның 27 февралендә кабул ителгән иде. Монда җитәрлек дәрәҗәдә популяр «ТНВ» каналының мөхәррирләр пунктын ачуны сорап, Казахстан Республикасы территориясендә яшәүче 200 мең татардан Татарстан Республикасы Президентына үтенеч кергән иде. Казахстанга 2017 елгы эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов җирле татарлар активына бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән иде.
«Мөхәррирләр пунктының төп максаты – «ТНВ» тамашачыларын Казахстан Республикасы территориясендә яшәүче татарлар тормышы белән, аларның башка милләт вәкилләре белән үзара багланышлары белән таныштыру.
Бүгенге көннән башлап без Казахстанда ватандашларыбызның ничек яшәүләрен беләчәкбез. Татарлар тормышы, аларның иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеге, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу, татар халкының йолалары мәсьәләләре турында сөйләгез», - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТНВ» мөхәррирләр пункты хезмәткәрләренә.