Рөстәм Миңнеханов Астанада Назарбаев университеты эшчәнлеге белән танышты

04.07.2018

Астанага эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Назарбаев университеты эшчәнлеге белән танышты, анда аңа иң яхшы студентлар проектларын һәм Бизнес-кампусның  ИТ-үзәген тәкъдир иттеләр. Уку йорты  буйлап экскурсияне Назарбаев университеты Президенты Шигео Катсу уздырды.

Уку йортының, укыту һәм фәнни юнәлешләреннән гайре, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларына студентлар арасында социаль- тәрбия, патриотик тәрбия юнәлеше турында сөйләделәр, яңа китапханәне күрсәттеләр. Татарстан  вәкилләрен Назарбаев Университетының, Казан федераль университетының һәм «Иннополис» Университетының академик күрсәткечләрен чагыштырма анализлау кызыксындырды.

Визиты азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Назарбаев университетының Шәрәфле кунаклары кенәгәсендә истәлекле язма калдырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте