Төштән соң Астана ислам икътисады форумы кысаларында Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Әскәр Мамин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казахстан-Татарстан бизнес форумын уздыру барышында эшлекле сөйләшүләр алып барылды, анда Казахстан һәм Татарстан сәнәгатьчеләре һәм эшлекле даирәләре катнашты.
«Татарстан Республикасы – Россиянең алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе. Без Казахстан партнерлары белән автомобильләр төзелеше, суднолар төзелеше, вертолетлар төзелеше, нефть-газ химиясе, югары технологияләр һәм башка өлкәләрдә икътисадый һәм инвестицион багланышларны киңәйтергә омтылабыз. Бүген Казахстан территориясендә «Татнефть», «КАМАЗ», «КВЗ» әйдәүче компанияләребез эшләп килә. «Алабуга» МИЗда «Кайнар Технолоджис» Казахстан компаниясе катнашында аккумулятор батареяләр җитештерү буенча резидент теркәлгән. Үткән ел йомгаклары буенча Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 40%ка артты һәм 700 млн. АКШ доллары тәшкил итте. Казанда очрашу барышында Нурсолтан Абишевич товар әйләнешен 1 млрд. АКШ долларына җиткерергә йөкләмә бирде», - диде Татарстан Республикасы Президенты: «Республикабыз предприятиеләренең Евразия икътисадый берлеге кысаларында сәүдә-икътисадый һәм инвестицион багланышларны киңәйтүгә омтылышы зур. Без Казахстан партнерларыбыз белән хезмәттәшлек өчен ачыкбыз».
Әскәр Маминның һәм Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләреннән соң социаль-икътисадый һәм инвестицион потенциалны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Казахстан Республикасы оборона һәм аэрокосмос министры Бәйбут Атамкулов тәкъдир итте. Татарстан Республикасы ягыннан үз продукциясен «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» ААҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Казан вертолетлар заводы» ГАҖ җитәкчеләре һәм башкалар тәкъдир итте.
Бизнес форум азагында ике яклы документлар имзаланды: К(И)ФУ белән Казахстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясе арасында хезмәттәшлек турында меморандум; Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән «Атамекен» Милли эшкуарлар палатасы арасында хезмәттәшлек турында меморандум; «Ремонтно-технический завод РариТЭК» ҖЧҖ белән «Семипалатинский автосборочный завод» ТҖҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум һәм «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркы» ДАУ белән «Astana Hub» ИТ стартаплары халыкара технопаркы арасында хезмәттәшлек турында килешү.
Астана ислам икътисады форумы эше кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Islamic Financial Services Industry Stability Report 2018» хисабын рәсми тәкъдир итүдә һәм «Ислам финанслары: киләчәк зур адым» сессиясе эшендә катнашты, аның кысаларында «Астана» халыкара финанс үзәге белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.