Бүген Астанада Ислам икътисады халыкара форумы пленар сессиясендә Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев һәм Халыкара финанс үзәге идарәчесе Кайрат Келимбетов катнашучыларны сәламләделәр. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та спикер буларак чыгыш ясады. Ул Астана халкын Казахстан башкаласына 20 ел тулу белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, Татарстан Республикасы "Астана" халыкара финанс үзәге эре региональ хаб буларак формалашуда актив рәвештә катнашырга әзер. "Сезнең финанс үзәк безнең өчен чын табыш. Татарстанның Казахстанга якынлыгы безгә актив рәвештә хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә. Казаннан Астанага самолетта ике сәгать кенә һәм туры авиаэлемтә бар. Бүгенге Казахстан - бик күп юнәлешләрдә әйдәп баручы, сездән өйрәнеп һәм тәҗриә уртаклашып була".
Астанада Ислам икътисады халыкара форумы кысаларында Ислам үсеш банкы оештырган «Transformers роудшоу» фән, технологияләр һәм инновацияләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләрне "Астана" халыкара финанс үзәге идарәчесе Кайрат Келимбетов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ислам үсеш банку президенты Бандар Хаҗәр тапшырдылар.
"Казахстан - элеккеге Совет илләре арасында ислам икътисадын гамәлгә кертә өлкәсендә лидерларының берсе. Бүген без «Transformers роудшоу» конкурсы нәтиҗәләрен чыгарабыз. Әлеге конкурс яшьләрдән яңа тәкъдимнәр алу өчен һәм югары технологияле проектлар һәм инновацион продуктлар булдыруга яшьләрне җәлеп итү өчен яхшы мөмкинлек", диде ул.
Конкурста катнашучылар арасында БГӘ, Россиядән вәкилләр бар иде, шул исәптән Татарстаннан "Хәләл-Гид" проекты.