Татарстан Республикасы Президенты һәм Казахстан Республикасы Премьер-министры үзара хезмәттәшлекне үстерү турында килештеләр

04.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов EXPO ASTANA конгресс-үзәгендә Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев белән очрашты. 

Очрашу башлануга ук Рөстәм Миңнеханов Бәхетҗан Сагынтаевка Астана финанс форумында һәм халыкара финанс үзәген ачуда катнашуга чакырулары өчен рәхмәт белдерде: «Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләренә шәхсән игътибар итүегез өчен рәхмәтлебез. Безнең багланышлар, ике илнең дә президентлары хуплавы нәтиҗәсендә динамик рәвештә үсә. Өч атна элек Казахстан Президенты Нурсолтан Абишевич Назарбаев безнең республикада булган иде. Бу безнең өчен тарихи визит булды», - диде ул.

«Без Казахстан Президенты Нурсолтан Абишевич Назарбаев белән бу турыда җентекләп сөйләшкән идек», - диде Бәхетҗан Сагынтаев.

«Без Казахстан казанышларын игътибар белән күзәтәбез, сезнең бай тәҗрибәгезне һәм иң яхшы практикаларыгызны киң кулланабыз. Татарстан белән Казахстанны күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Без Казахстан компанияләре белән икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне үстерергә омтылабыз. Үткән ел йомгаклары буенча Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 40%ка артты һәм 700 млн. АКШ доллары тәшкил итте. Казанда очрашу барышында Нурсолтан Абишевич товар әйләнешен 1 млрд. АКШ долларына җиткерергә йөкләмә бирде. Шикләнмибез дә, хезмәттәшлегебезне үстерү нәтиҗәсендә якын киләчәктә бу уртак бурычыбызны үти алырбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте