Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәренә килде

03.07.2018

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәренә Ислам икътисады халыкара форумында (Astana Finance Days Forum) катнашу өчен ике көнлек эш сәфәренә килде. Нурсолтан Назарбаев исемендәге Астана халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Әскәр Мамин, Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе Имангали Тасмагамбәтов, Астана шәһәре Хакиме урынбасары Косман Айтмөхәмммәтов, Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Илчесе урынбасары Юрий Перепеченов һәм Татарстан Республикасының  Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев каршы алды.

Иртәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның гомуми эш программасы билгеләнгән, ул башта Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев белән очрашачак. Аннары Татарстан Республикасы Президенты ислам икътисады Астана халыкара форумын ачу тантанасында катнашачак. Шулай ук эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасы хакимият вәкилләре белән очрашулары һәм эшлекле даирәләр белән сөйләшүләр алып баруы көтелә.

Астанада Рөстәм Миңнеханов, Назарбаев университетында булып, иң яхшы студентлар проектлары һәм Бизнес-кампусның ИТ-үзәге эшчәнлеге белән танышачак. Аннары «Казмедиа» телеүзәгендә «ТНВ» Татарстан телеканалы корпунктын ачу һәм Казахстан татар һәм башкортлары конгрессы активы белән очрашу планлаштырылган.

Икече көнне Татарстан Республикасы Президенты EXPO Конгресс-үзәгендә халыкара финанс үзәге проектлары күргәзмәсен караячак, анда Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев катнашында «Астана» халыкара финанс үзәген тәкъдир итү тантанасы узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте