Рөстәм Миңнеханов Казан вертолетлар заводы эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты

03.07.2018

Бүген Казан вертолетлар заводында предприятие эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" дәүләт корпорациясе индустриаль директоры Анатолий Сердюков, "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры Андрей Богинский, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, "Казан вертолетлар заводы" ГАҖ идарәче директоры Юрий Пустовгаров һәм башкалар катнашты. 

Киңәшмәдә заводның финанслары, җитештерү барышы, производство нәтиҗәлеген арттыру мәсьәләләре туырнда сүз барды. 

Шулай ук "Казан елгасының иске агымы һәм Адмиралтейство бистәсе (Бишбалта)" территориясен үстерү проекты каралды, аның буенча КВЗ сәнәгать объектларыннын җир кишәрлеген азат итү карала. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.