ТР Президенты Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты төзү турында Указ имзалады

28.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә документка кул куйды.  

«Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты турында» 2018 елның 28 июнендәге ПУ-462 Татарстан Республикасы Президенты Указы имзаланды.

Указ имзаланган көненнән үз көченә керә.

«Татарстан Республикасында Россия Федерациясе мәдәни мирас объектларын саклау, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм дәүләт саклавы өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү максатларында …. карар бирәм: Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты төзү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тәкъдиме белән килешергә …», - диелә Татарстан Республикасы Президенты Указы текстында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.