Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе У Юн Гын әфәнде белән очрашты.
Чара "Казан-Арена" стадионында Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларындагы Көньяк Корея белән Германия җыелма командалары арасындагы матч алдыннан узды.
Кунакны сәламләп Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Корея Республикасы дөньядагы иң эре икътисадларының берсе, анда гаять көчле сәнәгать, технологик һәм фәнни мөмкинлекләре дә зур.
Татарстанның Көньяк Корея партнерлары белән хемәттәшлек итү тәҗрибәсе бар, диде ТР Президенты. Аерым алганда, нефть химиясе, нефть эшкәртү, мәгълүмат-коммуникация өлкәсендә, сәламәтлек саклау өлкәсендә багланышлар бар. "Мөмкинлекләр бик күп, безнең хезмәттәшлекне киңәйтүгә мөмкинлекләребез бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
У Юн Гын чемпионатны әзерләү дәрәрҗәсе югарылыгын билгеләде һәм Казандагы кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде.