Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «НК «Роснефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Герхард Шредер белән очрашты.
Герхард Шредер Казанга кыска вакытлы эш сәфәренә килде. Визитының төп максаты - Германия белән Көньяк Кореянең футбол буенча җыелма компанияләре арасындагы матчка бару.
Грехард Шредер өчен Казан Кремле буенча экскурсия әзерләнде. Рөстәм Миңнеханов Губернаторлар сараеның күзәтү мәйданчыгыннан Герхард Шредерга "Казан-Арена" стадионын һәм башка спорт объектларын күрсәтте.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов белән Герхард Шредер сөйләшү үткәрделәр. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ Рәфкать Кантюков, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнаштылар.
Герхард Шредер Татарстанның беренче президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка җылы сәламнәрен әйтергә кушты.
Журналистларга Герхард Шредер Казанның уңай якка үзгәрүен әйтте. "Чыннан да бу шәһәргә килергә кирәк, - диде ул. - Шәһәр белән танышуга күбрәк вакыт бирергә. елдан биредә бик күп яңалык, шул исәптән яңа мәчет, шәһәр үзәге дә яңарган. Футбол буенча дөнья чемпионаты - Казанга килү өчен яхшы сәбәп".