Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Wermuth Asset Management немец инвестицион компаниясенең идарәче партнёры Йохан Вермут белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Wermuth Asset Management – 1999 елда нигез салынган һәм Көнбатыш Европада, Россияне дә кертеп, альтернатив инвестицион стратегияләр белән шөгыльләнүче немец инвестицион компаниясе.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Германия арасында хезмәттәшлекнең уңай динамикасын билгеләп үтте. Хәзер республика немец партнёрлары белән актив хезмәттәшлек итә. Безнең багланышларны киңәйтергә кирәк, диде Татарстан Президенты.
Аннары очрашуда катнашучылар 2011 елда республикада оештырылган Чиста технологияләр фондының республика икътисадының энергияне сак тотуын арттыруга һәм экологик тотрыклылыгына юнәлгән эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин һәм «Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.