Татарстан Президенты «ТАИФ» ААҖ акционерларының гомуми җыелышында катнашты

27.06.2018

Бүген «ТАИФ» ААҖ акционерларының гомуми җыелышы узды, анда ТАИФ компанияләр төркеменең 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

ТАИФ компанияләр төркеменең 2017 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2017 елда ТАИФ компанияләр төркеме 687,1 млрд. сум керем алган. Табыш 593,4 млрд. сум, EBITDA күрсәткече109 млрд. сум.   

Үткән ел йомгаклары буенча ТАИФ төрле дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 52,6 млрд. сум салым түләүләре һәм җыемнар керткән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына 17,6 млрд. сумга якын.

Альберт Шиһабетдинов билгеләп үткәнчә, ТАИФ компанияләр төркеменең ил үсешенә керткән гомуми суммасы, салым түләүләрен, социаль түләүләрне, әйләнә-тирә мохитны саклауга һәм сәнәгать иминлегенә чыгымнарны да, шулай ук Төркем үсешенә кертелгән инвестицияләрне дә кертеп, 166,9 млрд. сум тәшкил иткән. 2017 елда социаль чыгымнар 46 млрд. сумнан арткан. 

Рөстәм Миңнеханов Альберт Шиһабетдиновка чыгышы өчен рәхмәт әйтте. Ул ассызыклаганча, ТАИФ компанияләр төркеме предприятиеләре – илнең иң эре нефть химиясе үзәкләреннән берсе. «Бүген Компанияләр төркеме – ул 40 меңнән артык хезмәткәр, Татарстан тарафыннан җитештерелүче барлык сәнәгать продукциясенең 20 проценты, республикага инвестицияләрнең 12 проценты. Шулай ук ТАИФ – иң эре салым түләүче дә», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ТАИФ компанияләр төркеменең уңышлы үсүен билгеләп үтте: «Бик эре проектлар гамәлгә ашырыла. Бу, беренче чиратта, нефть эшкәртү, яңа этилен комплексы, энергетика куәтләрен җитди модернизацияләү».

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Президенты салым законнарына үзнәрешләр буенча борчу белдерде. «Мин аңлыйм, алар үзгәрергә тиеш, әмма   предприятиеләр хәлен начарайтмаска тиеш. Предприятиеләр үсәргә һәм инвестицияләр кертергә тиеш. Шуңа күрә ТАИФ җитәкчелегенә киләчәк перспективалар өлешендә җитди эшләргә кирәк. Һәр эре проектның 15-20 елга исәпләнүен аңларга кирәк: салымнар турында законнар ничек  үзгәрәчәк, чимал белән тәэмин итү, базарлар торышы ничек булачак. Финанс моделе тотрыклы булырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук җыелышта еллык хисап, еллык бухгалтер хисабы расланды, шул исәптән финанс нәтиҗәләре турында хисап, 2017 финанс елы нәтиҗәләре буенча табышны бүлү, «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы да сайланды.

Директорлар советы утырышында Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча  «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы рәисе итеп янәдән генераль директорның беренче урынбасары Рөстәм Сультиев сайланды, Альберт Шиһабетдиновның «ТАИФ» ААҖ генераль директоры вәкаләтләре расланды


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.