Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль яшьләр конкурсларында җиңүчеләр белән очрашты.
Очрашу Яшьләр көне уңаеннан Казан федераль университеты бинасында (Бутлеров ур., 4) узды.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнехановка республика яшьләре оешмалары казанышлары турында, федераль һәм төбәк конкурсларында җиңүләр турында сөйләделәр.
Мәсәлән, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте әгъзалары Россия Федерациясе яшьләр хөкүмәтләренең X съездында катнашканнар. 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте иң яхшы унлыкка кергән.
Татарстан Республикасы делегациясе Идел буе федераль округының студентлары арасында III Интеллектуаль олимпиадада катнашкан. Олимпиадада Идел буе федераль округының 14төбәге катнашкан. Татарстан Республикасы җыелма командасы беренче урынны яулаган.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы командасы «Россия студентлар язы» бөтенроссия фестивалендә гран-при алган.
Яшьләр оешмалары вәкилләре Татарстан Республикасы Президентын 3 октябрьдә узачак Татарстан Республикасы яшь гражданнарының чираттагы форумына чакырдылар.
Аннары актлар залында чарада катнашучыларга дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә республика казанышлары турында фильм күрсәттеләр.
Шуннан соң 2018 елгы «Россия Студентлар язы» фестивалендә җиңүчеләр һәм лауреатлар концерт номераларын тәкъдим иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов яшьләр хәрәкәтләре вәкилләрен Яшьләр көне белән котлады. Ул актив тормыш позицияләре һәм Татарстан Республикасын данлаганнары өчен аларга рәхмәт белдерде.
«Яшьләр – киләчәгебез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без дә кайчандыр сезнең кебек идек. Сезгә комачауламаска тырышырбыз, бар нәрсәдә ярдәм күрсәтербез».
Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, республикада дәүләт яшьләр сәяәсәте өлкәсенә идарәне камилләштерү максатларында яңа структура –Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы булдырылды.
Хәзерге заман яшьләре укымышлы, амбициоз, нәтиҗәгә омтылучан булырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, яшьләр – республикабызның төп конкурент өстенлеге.
Без сезнең Идел буе федераль округындагы, тулаем илдәге казанышларыгызны күрәбез һәм сокланабыз, диде ул, без сезнең белән горурланабыз һәм сезгә зур өметләр баглыйбыз.
Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән эшләүче белгечләргә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.
Татарстан Республикасы яшьләр активы вәкилләре Татарстан Республикасы Президентына истәлекле сувенирлар, «Студентлар язы» символын бүләк иттеләр.