РФ Премьер-министры Яр Чаллыда демографик сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде
15.02.2012Бүген Россия Премьер-министры Владимир Путин Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе базасында 2025 елга кадәрге демографик сәясәтне гамәлгә ашыру һәм 2011 елда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү буенча төбәк программасы үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрә. Киңәшмәдә РФ вице-премьеры Владислав Сурков, РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова, РФ Президентының Идел буе федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре, шулай ук видеоконференция режимында РФ субъектлары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады.
Киңәшмәдә Хөкүмәт җитәкчесе күптән түгел дөнья күргән “Гаделлек булдыру. Россия өчен социаль сәясәт” мәкаләсенә мөрәҗәгать итте, анда ил җитәкчелеге каршына демографияне яхшырту буенча күрсәтелгән төп тенденцияләр һәм бурычлар билгеләнгән.
2011 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә халык саны 143 млн. кешедән артып киткән, ә гомер озынлыгы 70 яшьтән арткан. Бу күрсәткечләргә 2015 елда ирешү планлаштырылган иде. 2005 елдан алып 2011 елга кадәр гомер озынлыгы 5 елга арткан. Илдә халык саны мигрантлар исәбенә генә артмаган, - дип билгеләп үтте Премьер. – Барыннан да элек, Россиядә үлүчеләр саны кими һәм туучылар арта”.
Россия төбәкләренең өчтән бер өлешендә туучылар саны арткан. Бу РФ төбәкләре җитәкчеләренең эш нәтиҗәсе, дип белдерде В.Путин.
Премьер-министр туучылар мәсьәләсенә тукталды. Соңгы 6 елда Россиядә 10 миллионнан артык бала туган. Бу чорда яңа туган балаларның үлү очракларын сизелерлек киметүгә ирешелде. 2011 елда 2005 ел белән чагыштырганда сабыйлар үлеме күрсәткечләре 33,6 процентка кимегән.
“Перинаталь үзәкләр булган төбәкләрдә аналар үлеме очраклары кими. Шуңа күрә программаны дәвам итәргә кирәк дип уйлыйм. Безгә илдә аз дигәндә тагын 20-25 шундый үзәк булдыру зарур, - дип билгеләп үтте ул. – Әмма демографик вәзгыять тотрыклы түгел. Бер анага 2 дән азрак бала туры килә. Илдә 90 нчы еллардагы демографик вәзгыять хөкем сөрә. Хәзер бу вакытта туучылар гаилә төзи һәм балалар таба башлады. Аларның саны аз: 1992-2002 елларда илдә туучылар саны кимегән вакыт иде. Яңа демографик чаралар кабул итмәгән очракта, 2050 елда Россиядә халык саны 107 млн. кеше тәшкил итәчәк. Әгәр без яңа программаны формалаштыра һәм нәтиҗәле гамәлгә ашыра алабыз икән, бу вакытка кадәр Россиядә халык саны 154 миллионга кадәр артачак. Без программаны дәвам итеп кенә түгел, ә киңәйтергә, өстәмә чаралар тәкъдим итәргә тиеш”.
Моның белән бәйле рәвештә, РФ Хөкүмәте күп балалы гаиләләргә ярдәм итү программасы турында сөйләде. Программа адреслы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.
Һәр субъектның икенче һәм аннан да күбрәк бала табучы хатын-кызларга ярдәм итү чаралары булырга тиеш.
Демографик бурычларны хәл итү төбәкнең идарә итүче командалары эшчәнлегеннән тора, дип ассызыклады Владимир Путин.
Аннары ул федерация субъектларына 2009-2011 еллардагы демографик вәзгыятькә анализ ясарга һәм туучылар саны кимү һәм үлүчеләр саны арту сәбәпләренә аеруча игътибар итәргә тәкъдим итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте