Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Россия эшләнмәсе TESSO хәзерге заман суыту системасы турында «Future Technologies of Air Conditioning Limited» Кипр холдингы Директорлар советы рәисе Владимир Алпатов чыгыш ясады. Россиядә компания исеменнән «Һава суытуның алдынгы технологияләре» Пермь фирмасы эш йөртә. Һаваны кондиционирлау өчен бик күп энергия түгелә, TESSO суыту системаларының өстенлеге – экологик яктан чиста булу (мәсәлән, фреоны юк) һәм берничә мәртәбә экономияле булу, диде В.Алпатов.
«Без хәзер кондиционерларсыз яши алмыйбыз, шуңа күрә энергияне сак тоту системалары турында да уйланырга кирәк. Хезмәттәшлек итәчәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Пешкәкле компрессорлар җитештерүче «Буркхардт компрешн» (Burckhardt Compression AG) Швейцария компаниясе Татарстанның ТЭК предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә тели. Утырышта компаниянең Россиядә һәм БДБ илләрендә сатулар буенча директоры Денис Пестов тәкъдир итү уздырды, ул Татарстанны Россиянең иң технологик төбәкләреннән берсе дип атады. Компания агрегатлары «Казаньоргсинтез»да, «Нижнекамскнефтехим»да, Миңлебай газ эшкәртү заводында урнаштырылган инде.
Yokogawa Electric Corporation Хәл ителешләре үзәге директоры Денис Рыжов җитештерүне автоматлаштыру һәм цифрлаштыру мөмкинлекләрен тәкъдим итте, моңа цифрлы «бермә-бер охшашлыклар», болытлы технологияләр куллану да керә.
«Виртуаль бермә-бер охшашлыклар булдыру – модага иярү түгел ул, ә реаль тормыш таләбе, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без аннан башка катлаулы җитештерү объектларының барлык параметрларын тулысынча анализлый алмыйбыз һәм критик ситуацияләрне кисәтә алмыйбыз».
2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән «Россия Федерациясенең тәнкыйди мәгълүмат инфраструктурасы иминлеге турында» закон буенча тәкъдимнәр белән «АйСиЭл Системные Технологии» ҖЧҖ (ICL СТ) генераль директоры Айдар Гозәеров чыгыш ясады.
Утырышта Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы секретаре итеп Резедә Вәлиева һәм бер елга Директорлар советы эш планы расланды.