Рөстәм Миңнеханов Польша белән Колумбия җыелма командалары арасындагы матч алдыннан берничә эшлекле очрашу уздырды

24.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Футбол буенча ФИФА 2018 дөнья чемпионаты кысаларында Польша белән Колумбия җыелма командалары арасындагы матч алдыннан берничә эшлекле очрашу уздырды.

Очрашулар «Казан-Арена» стадионында барды.

Башта Рөстәм Миңнеханов OTP Bank (Венгрия) президенты Шандор Чани әфәнде белән очрашты. Яклар банк өлкәсендә, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар, шулай ук башка мәсьәләләргә дә кагылдылар. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов әңгәмәләрендә билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Венгрия арасында товар әйләнеше үсеше күзәтелә.

Искәртәбез, Шандор Чани – Венгриянең Футбол федерациясе президенты, ФИФАның Европадан вице-президенты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Колумбиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Альфонсо Лопес Кабальеро әфәнде белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыруга яхшы әзерләнүе билгеләп үтелде, шулай ук матч перспективалары турында фикер алыштылар. (Искәртәбез, бүгенге Польша белән уеныннан соң Колумбия җыелма командасы 28 июньдә Сенегал җыелма командасы белән уйнаячак).


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.