Рөстәм Миңнеханов "Казан" халыкара ат-спорт комплексында "Сабантуй - 2018" призына ат чабышын карады

23.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" халыкара ат-спорт комплексында "Сабантуй - 2018" призына ат чабышын карады. 

Казан ипподромында ат чабышын шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар карады. 

Беренча 1600 метрлык чабышта "Сабантуй - 2018" призын 4 яшьлек Гарәп патшабикәсе кушаматлы гарәп токымыннан бия яулады. Бүләк Татарстанда калды, ат иясе - РТ буенча ЭЭМның "Динамо" ат-спорт клубы. 

Ярышта өч яшьтән олырак сигез ат чапты. Барлыгы ярышларда йөздән артык ат катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.