“Аксубайлыларның киләчәге зур өметләр тудыра”, - дип нәтиҗә ясады ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай муниципаль районына эш сәфәренә нәтиҗә ясап.
Парламент җитәкчесе муниципаль Совет сессиясе башланганчы Аксубай районы башлыгы Кафил Гыйльманов озатуында 2 гаилә фермасында булды. Яшь эшмәкәр Ильяс Сөләймановның уңышлы бизнес алып баруы ачык мисал булып тора. Ул күптән түгел машина йөртүче булып эшләгән, ә хәзер 50 баш мөгезле эре терлек өчен сарай төзегән. Ә Марат Сафин шәхси такта яру оешмасын ачкан, сыерлар асрый, хәтта балыклар үрчетү өчен ясалма буа да булдырган. Ул 8 елда эшен киңәйтеп кенә калмаган, эш урыннары да булдырган - фермада 10нан артык эшче хезмәт куя.
Район башлыгы Кафил Гыйльманов хисап ясау докладында район үсешенең уңай динамикасын чагылдыручы күрсәткечләрне белдерде. Район предприятиеләре 1,96 млрд. сумлык сәнәгать продукциясе әзерләгән, агросәнәгать комплексы 757 млн. сум табыш китергән, тулай ашлык күләме 143 мең тонна, 22,3 мең тонна сөт җитештерелгән, 4834 баш бозау, 24 093 дуңгыз үстерелгән.
Фәрит Мөхәммәтшин аксубайлыларны уңышлары һәм эш активлыгын күтәрүләре өчен мактады. 2011 елда районда 10 гаилә фермасы төзелгән. Февраль дәвамында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән үз муниципаль берәмлекләрендә хезмәт активлыгын сизелерлек күтәргән авыл җирлекләре башлыклары белән очрашабыз дип белдерде парламент җитәкчесе. Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшылар 50 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнәчәк.
Фәрит Мөхәммәтшин сәламәтлек саклау өлкәсендә белгечләр җитмәү проблемасын хәл итү өчен авылда эшләүче табибларга федераль бюджеттан 1 млн. сум һәм ТР бюджетыннан 100 мең сум бүлеп бирелә дип искәртте.
“Аксубай районы ныклы үсеш юлында, бу район халкының хезмәт сөю нәтиҗәсе, - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе. – Сез белдергән бурычлар башкарылачак. Сез муниципаль бюджетны формалаштыргансыз, ул республика министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан расланган, хәзер планлаштырылган объектлар буенча проект-смета документларын эшләү тәмамлана”.
Парламент җитәкчесе иҗтимагый-сәяси тормыш мәсьәләләре хакында сүз кузгатты, аксубайлыларга 6 нчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча соңгы кампаниядә “Бердәм Россия” партиясен яклап тавыш биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. “4 март сайлауларында да аксубайлылар дөрес адым ясар дип өметләнәм, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Ил мәнфәгатьләре, Татарстан уңышлары өчен ныклы үсеш юлын сайлау зарур”.