Бүгенге көндә Татарстан агросәнәгать секторы үсешендә кече хуҗалыкларны үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район Советының хисап утырышында Яңа Чишмә муниципаль районы депутатлары игътибарын шул мәсьәләгә юнәлтте. Район советы утырышында шулай ук “Татанефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Ямашнефть” идарәсе җитәкчесе Виктор Смыков һ.б. катнашты.
Парламент җитәкчесе районга килүгә Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов озатуында “Петрол-сервис” ҖЧҖнең җитештерү базасында, “Шешма-ойл” компаниясенең бер бүлекчәсендә булды.
Фәрит Мөхәммәтшин хисап сессиясе башланганчы район хакимияте бинасы каршында районның уңышларына багышланган күргәзмәне карады. Агросәнәгать комплексында билгеле уңышларга карамастан, ит җитештерү 8 процентка, дуңгызлар баш саны 2,3 тапкыр кимегән, ә мөгезле эре терлек саны 3 процентка, сөт җитештерү 4 процентка арткан. Парламент җитәкчесе бу өлкәдә үсеш потенциалы кече хуҗалыкларның уңышларыннан торуын онытмаска чакырды.
Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов Совет утырышында доклад белән чыгыш ясады. Ул Яңа Чишмәдә яшәүчеләрне онкология авырулары саны үсеше, юллар төзелеше җитәрлек дәрәҗәдә финансланмау, сәламәтлек саклау өлкәсендә белгечләр җитмәү, эчке эшләр органнарын үзгәртеп корудан соң хокук тәртибен бозу очраклары арту кебек борчыган проблемаларны да искәртеп узды.
Фәрит Мөхәммәтшин сугыш ветераннарын һәм фронтчыларның хатыннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләсе белән кызыксынды. Ул ветераннарның яртыдан күбесе туган районнарында яңа йортка урнашмыйча, эре шәһәрләрдә яңа булмаган фатирлар алу тәкъдимен кабул итүен искәртте. Парламент җитәкчесе район җитәкчелеген һәр шундый очракны аерым контрольгә алырга чакырды.
Парламент җитәкчесе авылда эш активлыгын күтәрү, беренче чиратта, югары технологияле гаилә фермалары булдыру өчен төрле субсидияләр һәм кредитлар җәлеп итү мөһимлеген ассызыклады. Ф.Мөхәммәтшин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2-3 елда югары технологияле фермерлык хуҗалыклары санын 1000 гә җиткерү бурычын куюын искәртте.
Татарстан парламенты җитәкчесе сүзләренә караганда, узган елда Яңа Чишмә районында күп эшләр башкарылган. Әмма кайбер юнәлешләр буенча, мисал өчен торак тапшыруга килгәндә, артта калу күзәтелә.
Сәламәтлек саклау өлкәсе проблемаларына килгәндә, соңгы вакытта гражданнарның медицина хезмәте сыйфатына һәм табибларның игътибарсызлыгына зарлануын билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. “Без сәламәтлек саклау өлкәсенә миллиард сумнар сарыф итәбез, шуңа күрә пациентлардан шикаятьләр булырга тиеш түгел”, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. Ул районга квалификацияле медицина кадрларын җәлеп итү мәсьәләсен карарга чакырды. Аларны яшь табибларга федераль бюджеттан 1 млн. сум һәм ТР бюджетыннан 100 мең сум бүлеп бирелү дә җәлеп итәргә тиеш.
ТР Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышында 2011 елда Татарстаның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре хакында сөйләде.
Фәрит Мөхәммәтшин 4 марттагы сайлаулар турында, бу этапта илгә нык, тотрыклы һәм үсеш тәэмин итә торган юл кирәк дип белдерде. Җәмәгатьчелекне борчый торган хәл ителмәгән проблемалар бар, РФ Президентына кандидатлар аларны ишетергә һәм киләчәктә аларны хәл итәргә тиеш.
Фәрит Мөхәммәтшин ел нәтиҗәләре буенча районның атказанган хезмәтчәннәренә республика бүләкләре тапшырды.