Илдар Халиков: “Без Ютазы районының күрсәткечләре белән горурланабыз”
13.02.2012Бүген республика Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Ютазы муниципаль районына сәфәре кысаларында Ютазы район советының хисап утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар арасында шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, сәнәгать һәм сәүдә министрлары урынбасары һәм башка рәсми затлар бар иде.
Татарстанның Ютазы районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев үз докладында районның узган елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм 2012 елга бурычлар белән таныштырды.
Премьер-министр адресына район башлыгыннан күп кенә сораулар һәм тәкъдимнәр килде. “Куелган мәсъәләләрнең кайберләре – быел, кайсылары киләсе елда хәл ителәчәк”, - диде Илдар Халиков. Премьер-министр халкы 22 меңнән бераз гына артык булган районда шундый социаль һәм икътисади активлык күрсәтелүенә гаҗәпләнү катыш соклануын белдерде.
Искәртеп узабыз, район икътисадында сәнәгать комплексы әйдәп баручы урынны били. Районда берничә эре предприятие бар. Илдар Халиков район советы сессиясе утырышы башланыр алдыннан шуларның берсендә - Урыссу элетромеханика заводында булды.
Завод директоры Тәлгат Сафин һәм “Урыссу химия заводы” ЯАҖ генераль директоры Вячеслав Матвеев кунакларны предприятие белән таныштырды. Премьер-министр үз чыгышында предприятиенең барлык параметрлар буенча да зур булмаган немец заводыннан калышмавын һәм Ауропа стандартларына җавап бирүен билгеләп үтте.
Илдар Халиковның сүзләренә караганда, районның сәнәгать өлкәсендә зур уңышлары бар. “Без Ютазы районы күрсәткечләре белән горурланабыз. Биредә сәнәгый җитештерү индексы 132,5 процентка тигез, республикада исә әлеге күрсәткеч 106 проценттан кимрәк”, - диде ТР Премьер-министры. Район шулай ук башка күрсәткечләр буенчада әйдәп бара. Мисал өчен, биредә юлларның торышы республикада иң яхшысы, районда балалар бакчаларына чиратлар юк, эшсезлек дәрәҗәсе нибары 1 процент тәшкил итә.
Моннан тыш, Премьер-министр билгеләп үткәнчә, районда бер-бер артлы яңа йортлар калкып чыга, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә “Кояшкай” микрорайоны төзелә. Ветераннар өчен яңа йортлар буш урындагы тәүге төзелеш объекты булды, хәзер биредә 309 азкатлы һәм 6 күпфатирлы йорт төзү күздә тотыла. Район җитәкчелеге спорт тормышына да җитди игътибар бирә - биредә “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм “Татнефть” ААҖ акчасына узган ел төзелгән “Энергия” стадионы эшли, чаңгы һәм тимераякларны прокатка бирү базалары бар. Күптән түгел Бәйрәкә һәм Ютазы авылларындагы участок амбулаторияләре базаларында сәламәтләндерү үзәкләре ачылган.
Үз чыгышының ахырында Илдар Халиков гипс һәм гипс эшләнмәләр җитештерү буенча “АКСКиМ” ААҖ директоры Рәфкать Әхмәтҗанов һәм “Нәбиуллин” күмәк фермер хуҗалыгы башлыгы Илдус Нәбиуллинга ТР Хөкүмәте бүләкләрен – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатларын тапшырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы