Фәрит Мөхәммәтшин: "Дәүләт авыл җирлегендә эшләүче эшкуарларга тәкъдим иткән ярдәм итү формаларын активрак кулланырга кирәк"

11.02.2012

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында ТР Кайбыч муниципаль районы Советы утырышы узды. Парламент спикеры эш сәфәрен “Миләшкәй” балалар бакчасыннан башлады. Биредә ул тәрбиячеләр белән очрашты, эш шартлары белән танышты. Кайбычта балалар мәктәпкәчә учреждениеләренә чират юк, шуңа күрә Фәрит Мөхәммәтшин район депутатлары һәм активлары алдында ясаган чыгышында районда демографик вәзгыятьне яхшырту мәсьәләсен кузгатты.

“Демография буенча сезнең күрсәткечләр республиканыкыннан түбән. 2011 елның төп нәтиҗәсе 19 елга беренче тапкыр республикада туучылар саны үлүчеләр саныннан артып китте”, - дип билгеләп үтте.

Район башлыгы Җәүдәт Гафаров башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Докладында авыл хуҗалыгы һәм социаль-мәдәни тормыш үсешенә анализ ясады. Дәүләт Советы Рәисе Кайбыч хезмәткәрләре эшчәнлегенә уңай бәя бирде, федераль һәм республика программаларын файдаланып гаилә фермалары санын арттыру бурычын куйды.

“Кайбыч районының төп байлыгы – ул җир-ана, биредә чит ил үрнәге буенча гаилә фермалары булырга тиеш, - дип ассызыклады ТР парламенты җитәкчесе. Бу үзмәшгульлекне, мәдәниятне сакларга, инвесторлар кызыксынуын күтәрү мөмкинлеге бирә. Аерым игътибар сәламәтлек саклау учреждениеләрен табиблар белән тәэмин итү проблемасына бирелде. Монда медуниверситетта укучы үз стипендиатларын беркетү буенча максатчан эш алып бару зарур. Хәзер Үзәк район хастаханәсе табиблар белән 64 процент кына тәэмин ителгән.”

Утырышта шулай ук юллар төзелеше, мәгарифне модернизацияләү, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен Җәүдәт Гафаровка ТР Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге